Тимур Минушев Икътисади иминлек идарәсе башлыгы итеп билгеләнде

Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгы итеп полковник Тимур Минушев билгеләнде. Бу хакта Татарстан Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтендә сөйләделәр.

Татарстан Эчке эшләр министры Артем Хохорин җомга көнне, 24 апрельдә билгеләнү турындагы боерыкны имзалады.

Тимур Минушев Казан юридик институтын тәмамлаган. Шактый вакыт Татарстан Эчке эшләр министрлыгының Икътисади иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш идарәсе башлыгының беренче урынбасары вазифасын башкара.

Яңа җитәкчене коллективка дүшәмбе, 27 апрельдә тәкъдим итәчәкләр.


Фикер өстәү