Татарстанда Covid-19 белән симптомсыз авыручылар саны арта

Татарстанда яңа типтагы Covid-19 коронавирус инфекциясе белән симптомсыз авыручылар саны арта бара. Бер атна эчендә бу күрсәткеч 10 процентка арткан. Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина шул турыда сөйләде. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференция элемтәсе режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Коронавирус белән авыручыларның 11 процентын балалар тәшкил итә — бу 56 кеше. «Шул ук вакытта балаларның 87 процентында симптомнар юк», — дип искәртте докладчы. 65 яшьтән өлкәнрәкләр арасында – 12процент, ягъни 57 кеше. Аларда, киресенчә, авыруның симптомнары чагыла, өстәвенә, дүрттән өчендә клиник формада уза, диде республиканың Роспотребнадзор җитәкчесе.

Өлкән яшьтәге кешеләрнең күпчелеге инфекцияне аралашу юлы белән яки билгесез чыганактан йоктырган. Шул уңайдан Марина Патяшина хат ташучылар, волонтерлар һәм социаль хезмәткәрләрнең өлкән яшьтәгеләр янында шәхси саклану чараларында булырга тиешлеген искә төшерде.

«Бу хезмәтләрне контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк. Өстәвенә, Лаеш һәм Теләче районнарында почтальоннар авыру очраклары да бар», — диде ул.

Моннан тыш, Патяшина Татарстанда пневмония белән авыручылар күзәтүдә булуын һәм әлегә хәл тотрыклы калуын әйтте. Аның сүзләренчә, «авыр формадагылар өлеше гадәти дәрәҗәдә кала – 5 процент». Элеккечә үк үпкә ялкынсынуы белән авыручылар буенча иң зәгыйфь төркем булып алты яшькә кадәрге балалар һәм 65 яшьтән өлкәнрәкләр кала. Коронавируслы пневмонияләр саны арта башлады, дип өстәде Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы.


Фикер өстәү