Рөстәм Миңнеханов: «Корбан бәйрәме Роспотребнадзор таләпләре буенча узарга тиеш»

Бүгенгә Татарстанда коронавирус белән авыручылар 5404 кеше исәпләнә. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе башлыгы, Татарстан Республикасы буенча Баш дәүләт санитария табибы Марина Патяшина хәбәр итте. Киңәшмәдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Корбан бәйрәме Роспотребнадзор таләпләре буенча узарга тиешлеген әйтте. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

«Бу атнада без яңа коронавирус инфекциясе белән авыруның 218 очрагын теркәдек, бу алдагы атна дәрәҗәсендә диярлек. Хәзер авыручыларның гомуми саны 5404 кеше тәшкил итә. Яңа очраклар үсеше үзгәрми һәм 0,6 процент дәрәҗәсендә саклана», — дип ачыклык кертте Марина Патяшина.

Төбәкләрнең гомумроссия рейтингында авыру күрсәткечләре буенча Татарстан 79нчы урынны алып тора (Идел буе федераль округы төбәкләре арасында — 13нче урын). Рөстәм Миңнеханов 31 июльдә Корбан бәйрәме булачагын искәртте, һәм бәйрәмнең Роспотребнадзорның барлык киңәшләрен һәм агымдагы санитар-эпидемия ситуациясен исәпкә алып уздыру кирәк.

«Безнең гражданнарның куркынычсызлык мәсьәләләре беренче урында булырга тиеш. Моның контроль-күзәтчелек органнары ярдәмендә түгел, ә нәкъ менә кешеләрнең үзаңы белән ирешелүе аеруча мөһим. Гражданнар үзләре барлык таләпләрне һәм куркынычсызлык чараларын үтәүгә, ә иң мөһиме — үз сәламәтлекләренә җаваплы карарга тиеш», — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү