Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды

Иртәнге эш киңәшмәсеннән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Габдулла Тукай исемендәге скверда булды, анда ул татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә.

«Үз-үзен изоляцияләү режимының бөтен җаваплылыгын аңлап, Рөстәм Нургалиевич республика җитәкчелеге белән бергә чәчәкләр салуның традицион процедурасын үткәрмәскә дигән карар кабул итте. Президент чәчәкләрне берүзе салды», — дип билгеләп үтте Галимова.

2020 елда шагыйрьнең тууына 134 ел тула. Махсус санэпидемиологик вәзгыятькә бәйле барлык мәдәни чаралар гамәлдән чыгарылды. Шулай ук 26 апрельдә республикада туган тел көне билгеләп үтелә.

ТР Президентыннан соң татар шагыйрен искә алу теләге белән, скверга Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев килде. Шулай ук ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин аерым чәчәкләр салды.


Фикер өстәү