Татарстанның һәм Башкортостанның халык артисты Айдар Галимов «ВТ» Тукайны укый» дип аталган флешмобка кушылды. Җырчы бөек шагыйребезнең «Ай һәм Кояш» шигырен укыды.
Сезне дә әлеге флешмобта катнашырга чакырабыз.
Флешмобның шарты: Тукайның үзегез яраткан шигырен укыганыгызны видеога төшереп, #ВТТукайныукый хештегы белән инстаграмга яки в контакте социаль челтәренә урнаштырырга кирәк.