Карлыган төбенә ни өчен йомырка белән бәрәңге кабыгы күмәргә кирәк?

Карлыган төпләренә йомырка, бәрәңге кабыгы салып күмсәң, уңышы әйбәт була, дип ишеткәнем бар. Дөресме икән бу?

Римма ГАББАСОВА. Әлмәт шәһәре

Тәҗрибәле бакчачылар бәрәңге кабыгының карлыган куаклары өчен менә дигән ашлама булып торуын бик яхшы белә. Куак төбенә «бәрәңге сые» керткәндә, җиләкләр эре һәм тәмле була. Ник дигәндә, бәрәңге кабыгында үсемлек өчен бик кирәкле минераль матдәләр – крахмал һәм калий күп. Ә менә помидор, бәрәңге, татлы борыч, баклажанга мондый ашлама килешми – алар авырый башларга мөмкин.
Шулай да кабыкны карлыган төбенә ничек кертергә: чи килешме, пешерепме, киптерепме, яисә төнәтмә ясапмы? Кипкән бәрәңге кабыгы бик тиз таркалып, карлыганны файдалы микроэлементларга баета. Пешкән кабыкта фитофтора калмый, ә бу – бик мөһим. Кабыкны чи килеш кенә туфракка күмеп куярга ниятләсәгез, һич югында аны кайнар су белән пешекләп алыгыз. Ә инде ашламаны болай әзерлиләр. Кайнап торган бер чиләк суга 1 литрлы банкага тутырылган бәрәңге кабыгы салып, 3 көн тоталар. Минераль матдәләргә, крахмал һәм витаминнарга бик бай туклыклы катнашма килеп чыга. Аны һәр куак төбенә 3әр литр исәбеннән сибеп чыгалар.
Йомырка кабыгына килгәндә, анысы да – карлыган куагы өчен бик яхшы ашлама. Микроэлементлар һәм органик матдәләре үсемлеккә бәлзәм сипкәндәй тәэсир итә. Кабыкны, ваклап, туфракка күмәргә яки төнәтмә ясап куак төпләренә сибәргә була. Төнәтмә рецепты: өч литр суга бер стакан вакланган кабык салып, кайнап чыкканнан соң 2-3 минут узгач, уттан алалар. Сыеклыкны чиләккә бушатып, 5 литр чиста су өстиләр һәм болгаталар. Суынгач, куак төпләренә (2-3 литр чамасы) сибеп чыгалар. Йомырка кабыгы төнәтмәсе кура җиләге, крыжовник куаклары өчен дә бик файдалы.


Фикер өстәү