Россия премьер-министры Михаил Мишустинда коронавирус ачыкланган

Бу хакта беренче булып Baza телеграм-каналы хәбәр итте.
Соңрак Мишустин авыруы турында Россия Президенты Владимир Путинга, «Россия-24»телеканалында трансляцияләнгән онлайн-очрашу барышында, сөйләде. Ул үзе урынына вице-премьер Андрей Белоусовны вазифаларын башкаручы итеп билгеләргә тәкъдим итте. Путин бу тәкъдимне хуплады.
Премьер билгеләп үткәнчә, яхшы формада калырга һәм икътисадның зыян күргән тармакларына ярдәм итү буенча карарлар эшләүдә «актив катнашырга» тели. Ул россиялеләрдән өйдә калырга һәм кертелгән чикләүләрне үтәргә кушты.
Путин аңа сәламәтләнүен теләде.


Фикер өстәү