• МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Ватаным Татарстан
  • МӨҺИМ
    • Барысы
    • Авыл
    • Әдәбият
    • Дин
    • Җәмгыять
    • Икътисад
    • Интервью
    • Мәгариф
    • Мәдәният
    • Милләт
    • Сәясәт
    • Спорт
    • Хәвеф-хәтәр
    • Язмыш
    Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

    Айгөл Бариева: «Миңа һәрвакыт тиз кирәк»

    Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?

    Назыймның юлда күргәннәре: татар «дальнобое»н ниләр шаккатыра?

    Рөстәм Миңнеханов: «Кибетләргә ихтыяҗ юк икән, аларны башка җирлекләргә күчерергә кирәк – алар эшсез торыр өчен салынмады бит»

    Рөстәм Миңнеханов: «Кибетләргә ихтыяҗ юк икән, аларны башка җирлекләргә күчерергә кирәк – алар эшсез торыр өчен салынмады бит»

    Безнең авыл кемгә кирәк?

    Безнең авыл кемгә кирәк?

    Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

    Психолог Зөһрә Кәримова: «Вакытны тоярга өйрәнеп була»

    Иммунитетны ныгыта торган сарымсак төнәтмәсе ясау ЫСУЛЫ

    Иммунитетны ныгыта торган сарымсак төнәтмәсе ясау ЫСУЛЫ

    90 яшьлек Нәкыя әби: «Су анасы» әкиятен яттан сөйләргә яратам»

    90 яшьлек Нәкыя әби: «Су анасы» әкиятен яттан сөйләргә яратам»

    Марат Әхмәтов: «Туган телне саклау өчен әти-әниләр белән эшләргә кирәк»

    Марат Әхмәтов: «Туган телне саклау өчен әти-әниләр белән эшләргә кирәк»

    Ачуланганда укый торган дога

    Ачуланганда укый торган дога

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    «Мәдәният» кемнәрне мәдәниятле иткән?

    Студентлар театры җитәкчесе Роберт Галиев вафат

    Җырчы Илсаф: «Мин шок хәлендә, әле кичә кичке 9да сөйләшкән идек кенә»

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

    Әгәр ир-ат булсаммы? (Гөлназ Сәфәрова, Рузанна Хәбибуллина, Ләйсән Мәхмүтова фикерләре)

  • Халыкчан
    • Барысы
    • Гаилә
    • Иман
    • Кайсыгызның кулы җылы?
    • Көт мине
    • Сәламәтлек
    • Серле сандык
    • Укучыларыбыз яза
    • Халык авазы
    • Һич онытасым юк
    Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

    Буыннар сызлаганда нарат ылысы булыша

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле бәлеш пешерү ЫСУЛЫ

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

    Туганлык җепләрен өзү нәрсәсе белән куркыныч?

    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле кекс пешерү ЫСУЛЫ

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Баш мие селкенгәндә кортексин булышамы?

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Бик тәмле «тишекле» коймаклар пешерү ЫСУЛЫ

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Пенсия фондыннан дип килгән кешеләрне йортка кертергәме?

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Авыл фельдшерлары: «Мондый сынаулы ел булганы юк иде»

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

    Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

  • Документлар
    • Барысы
    • Мактаулы исемнәр
    • ТР законнары
    • ТР Президенты указлары

    ТАТАРСТАН РЕСПУБЛИКАСЫ ПРЕЗИДЕНТЫ УКАЗЫ 13.10.20

    Татарстан Республикасы Президенты указлары

    «Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    «Җир асты байлыклары турында» Татарстан Республикасы Законына үзгәрешләр кертү хакында

    Мактаулы исемнәр

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

    Ничек үзмәшгуль булып теркәлергә?

  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү
Табылмады
Бар результатлар

Баш бит МӨҺИМ Җәмгыять

«Сабантуй көнне булачак хатыным килен булып төште , инде менә 55 ел бергә без»

- ieditor
18.04.2020
- Җәмгыять
0
«Сабантуй көнне булачак хатыным килен булып төште , инде менә 55 ел бергә без»
0
Карулар
Share on FacebookShare on Twitter

Бизәкле, тимер капкалы, матур йөзлекле Нигъмәтуллиннар йорты ерактан ук үзенә җәлеп итеп тора. Бактың исә, бер түбә астында өч буын вәкилләре гомер итә икән. Быел җәй Ләбибә ханым белән Рәкыйп абый зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтәргә җыена.

“Мин – Аман-Оштырма авылы кызы. 1964 елның декабрендә Вахит авылы мәктәбенә эшкә җибәрделәр дә декрет ялындагы башлангыч сыйныф укытучысын алыштыруымны сорадылар. Ул чакта Кукмара 1 нче мәктәбенең 11 сыйныфын тәмамлап, шунда пионервожатый булып эшкә калган идем”, – ди хуҗабикә, истәлекләргә бирелеп.
“Шулай итеп, Ләбибә авылыбызда гомерлеккә тоткарланды да инде, – дип сүзгә кушыла Рәкыйп абый. – Аны беренче тапкыр клубтагы Яңа ел бәйрәмендә күреп алдым. Миңа 23 яшьләр тирәсе иде, Биектау техникумында электрик һөнәрен үзләштереп, авылга кайткан чагым. Сабантуй көнне булачак хатыным килен булып төште. Инде менә 55 ел буе иңне иңгә куеп яшибез. Өч малай һәм бер кыз тәрбияләп үстердек, хәзерге көндә оныкларга сөенеп гомер кичерәбез”.
Гаилә башлыгының 46 ел хезмәт стажы бар: 1965 елдан электромонтер, аннары комбайнчы булып эшли. Рәкыйп абый кыр корабы штурвалы артында лаеклы ялга чыкканчы хезмәт куя. Ә Ләбибә ханым гомерен балаларга белем бирүгә багышлый: Вахит авылы мәктәбендә башлангыч сыйныфлар укытучысы, директор вазифаларын башкара. Аның сүзләренә караганда, ул чор балалары аеруча кызыксынучанлыклары, тәртипләре белән аерылып торган. Башлангыч мәктәптә – йөздән артык укучы, ә сыйныфта 32шәр бала укыган. Алар педагогның һәр сүзен отып алып, хәтта дәресләрдән соң да таралышырга ашыкмаган.
“Хәзерге балалар беренче сыйныфка әзерлекле булып бара. Элек компьютер, телевизор, интернет юк иде бит. Яңа белемнәрне бары тик мәктәптә генә алдылар, – ди стажлы педагог. – Лаеклы ялда булуыма карамастан, укучыларым әле дә онытмый. Мин – аларны, алар исә мине өйрәтә иде. Әле дә хәтерлим: эшкә барганда күзлегем еш кына өйдә онытылып калгалады. Ә аннан башка дәрестә берничек тә булмый бит. Шуңа күрә күрше малаена күзлекне тиз генә йөгереп алып килергә куша идем. Ул шулай бер тапкыр кайтты, ике, өч… Соңыннан түзмәде: “Апа, күзлегегезгә бау тагып, муеныгызга элеп куегыз әле”, – диде. Шуннан соң мин аны өйдә онытмый башладым. Хәзер дә берәр кая барыр алдыннан алдыммы-юкмы дип тикшерәм”.
Нигъмәтуллиннар гаиләсе шулкадәр кызыклы әңгәмәдәш булып чыкты, сөйләшү бер сулышта барды, сорауларым белән аларның фикерен бүләсе дә килмәде. Тик гаилә бәхетенең сере нидә икәнлеген сорамый кала алмадым.
“Гомер иткәндә якын кешең белән кулга-кул тотынышып барырга, аңа бар эштә ярдәм кулы сузарга кирәк, менә шул чакта гаиләдә тулы гармония хөкем сөрер. Кырык елга якын әнием, апам белән бергә тордык, өлкәннәргә һәрвакыт хөрмәт белән карадык. Элек декрет ялында озак утырмаганлыктан, алар балаларыбызны үстерергә булышты. Балаларга ике ай чамасы булганда, Ләбибә эшкә чыкты, тагын дүрт ел читтән торып Казан педагогика училищесында белем алды. Менә шул вакытларда аларның ярдәме бәяләп бетергесез идее”, – ди Рәкыйп абый.
Әти-әнисе белән бергә төп йортта улары Фәнис һәм аның тормыш иптәше Раилә, аларның өч балалары да яши. Раилә Ләбибә ханым кебек үк Вахит авылында башлангыч сыйныфлар укытучысы икән.
“Эшкә урнашу өчен гариза биреп йөргәндә, әни лаеклы ялга чыкты. Мин аңа алмашка килдем. Ул – безнең өчен әни генә түгел, акыллы остаз, яраткан әби, өебезнең учагын саклаучы да, – ди Раилә ханым. – Эштән соң кайнар кичке аш көтүе, балаларның да мәктәптән буш өйгә кайтмаулары сөендерә”.
Фәнис абый үзенең хуҗалыгында техника ремонтлый, тракторлар җыя. Менә без килгәндә дә гаражында нәрсәдер ясый иде. Йортның һәр почмагындагы ремонтны да улы Нияз белән икесе башкарып чыкканнар.
Һәрбер ата-ана өчен бала – тормыш мәгънәсе, яшәү чыганагы ул. Кече кызлары Алия белән Рания яхшы билгеләр белән куандырып торалар, әбиләре Ләбибә язган иҗат җимешләре белән шигырь уку бәйгеләрендә актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар, моннан тыш, матур итеп рәсем дә ясыйлар. Өйләрендәге грамота, диплом һәм Рәхмәт хатларының күплеге аларның тырышлыгын дәлилли. Киләчәктә 12 яшьлек Алия – сатучы, ә өченче сыйныф укучысы Рания чәчтараш булырга тели икән. Без хыялларының тормышка ашуына ышанабыз, чөнки алар гаиләдәге өлкән буынның хезмәт сөючәнлеген, бер-берсенә хөрмәт белән каравын күреп үсәләр. Шуңа да балалар үзара бик тату, яхшы мохиттә тәрбияләнәләр, кечкенәдән хезмәткә өйрәнәләр.
Күптән түгел Нигъмәтуллиннар гаиләсендә шатлыклы вакыйга булган: гыйнвар аенда 20 яшьлек өлкән уллары Нияз Балыклы авылы кызы Лилия белән тормыш корган. Күпчелек яшьләр, тизрәк әти-әни йортыннан чыгып китеп, үз почмакларын булдырырга омтылса да, алар туган нигездән аерылырга бер дә ашыкмый.
“Нияз белән очрашып йөргәндә, өйләрендә кунакта булырга туры килгәләде. Мине биредә гел яхшы каршы алдылар. Килен булып төшкәч тә, үз туганнарыдай кабул иттеләр. Бәйрәм табыны янына зур гаилә җыела. Камыр ризыклары пешерәбез, мин, иң яшь килен буларак, өлкәннәрдән аш-су серләренә төшенәм. Гаиләбез белән табигать кочагында ял итәргә яратабыз. Хуҗалыкта мал-туар, казлар асрыйбыз. Ә көз көне “Каз өмәсе” үткәрәбез, анда бөтен туган-тумача катнаша”, – дип сөйләде Лилия гаиләдәге гореф-гадәтләр турында.
Чыннан да, дистә еллар бергә бәхетле гомер кичерүче пар үзләренең тормыш юлы белән башкаларга үрнәк күрсәтә. Оныклар гына түгел, оныкчыклар да әби-бабалары кебек тугрылыкта яшәсә иде…

Алсу Гатауллина
фото: Эльвира Мөбарәкшина

ShareTweetShare

Добавить комментарий Отменить ответ

Ваш адрес email не будет опубликован.

ХӘБӘРЛӘР

Татарстанда ике айда 34 кеше янгын корбаны булган

18:28

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнарына яңа башлык билгеләнде

17:45

Күп балалы гаиләләргә районнардагы файдаланылмый торган торакларны бирергә тәкъдим иткәннәр

17:44

Татарстан урам себерүчеләргә иң зур кытлык кичерүче төбәкләр исәбенә кергән

17:28

Фәрит Мөхәммәтшин: «Күп эшләнелгән, әмма файдаланылмый торган мөмкинлекләр дә бар әле»

16:55

Егет сөйгән кызын өч сәгать буе җәзалап үтергән

16:40

Рөстәм Миңнеханов: «Банкротлыка кагылышлы эшләр артты. Мондый гаризаларның елдан-ел күбәюе безне сагайта»

16:39

16 яшькә җитмәгән балаларны җәмәгать транспортыннан төшереп калдыруга чик куела

16:00

Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары хакимияте башлыгы вазифасыннан китә

15:10

Коткаручылар шартлау булган йорт җимерекләре арасыннан бер хатынны тапканнар

14:30

Күп балалы тол хатынга ипотекасын түләү өчен бер атна эчендә 3 миллион сум акча җыйганнар

13:49

Татарстанда вакцина ясатучыларның күпчелеген 60 яшьтән өлкәнрәкләр тәшкил итә

13:06
Күбрәк

ПОПУЛЯР

Илһам Шакировның туганы: «Илһам абыйның беркайчан да шәп җырлыйсың, әйдә, минем белән җырлап йөр, дип әйткәне булмады»

24.02.2021

Кукмарада бер егеткә селәүсен ташланган: «Җилкәмә батырылган тырнакларны тойгач, эттер дип уйладым»

17.02.2021

8 кешегә калган авыл: Матмыр халкы кыргыйлашып бетмәгәнме?

11.02.2021

«Кызыл зона»га 17 тапкыр кергән журналист: «Кешеләргә аз булса да чынбарлыкны күрсәтәсем килде»

08.02.2021

Мәһәр бирмәү — гөнаһмы?

01.02.2021

СОҢГЫ ФИКЕРЛӘР

  • 9 Фев 2021 - 10:00 Ханнанова ЭльмираЛяля Рамазановнанын тортлары хэм ижади унышлары ,кондитер осталыгы Ватаным Татарстан газетасына яналык булып бик лаек язарга!)Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:43 АнонимБик булган Ханым, куренеп тора йозеннэн нур боркелэ ,чиста похтэ, башта яулык кулда перчатка, тортларына курыкмыйча заказ бирергэ була, эшлэрен…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 9 Фев 2021 - 08:16 Зухра"Гыйнварның алтысын алып керә, (иске стиль буенча)мартның алтысын алып чыга" дия иде әтием.Халык синоптигы салкыннарның кайчанга кадәр дәвам итәчәген әйтте
  • 9 Фев 2021 - 08:06 ГолнурИсэнмесез, Лэлэ Рамазановна эшегездэ унышлар ,дорестэндэ тортларыгыз бик тэмле ,,теленне йотарлык ",алга табада безне шундый матур - тэмле торт- меренговый…Кондитер остасы Ләлә Фәйзуллина: «Беренче тортымны 8 яшьтә пешердем»
  • 7 Фев 2021 - 12:56 МансурЭТот автор свои навязчивые мысли всегда выдает за истину. То ахрзаман у него то апокалипсис. СШа со своим глоб.капитализмом могут…Америка тарала микән?

СОРАШТЫРУ

Коронавирустан прививка ясатасызмы?

Нәтиҗәләр

Загрузка ... Загрузка ...

© 2019 Copyright © Все права защищены

  • Газета турында
  • Редакция
  • Элемтә
  • Реклама
  • Язылу

«Ватаным Татарстан» газетасы һәм сайты язмаларын, фото, видеоларны күчереп бастырган очракта редакциядән рөхсәт алу мәҗбүри

☎ 222-09-70  ✉ info@vatantat.ru

Табылмады
Бар результатлар
  • МӨҺИМ
  • Халыкчан
  • Документлар
  • Яңа сан
  • АРХИВ 2013-2019
  • Фото
  • Видео
  • Аудио
  • Элемтә
    • Хат җибәрү

© 2019 Copyright © Все права защищены

Безгә кушыл!