Исем алыштыру авырулардан котылырга ярдәм итәме?

– Улыбыз еш авырый. Әти-әниләребез исемен алыштырырга тәкъдим итә. Исем алыштыру гына авырудан котылырга ярдәм итә аламы?
К. Мозаффаров.

Сорауга башкалабыздагы “Бишбалта” мәчете имам-хатыйбы Госман хәзрәт Исхакый җавап бирә:
– Телебезгә, динебезгә туры килми торган исем икән, улыгызга үз рухыбызга, милли-дини гореф-гадәтләребезгә муаффыйк булган исем кушу хәерле. Билгеле, исем алыштыру гына авырулардан котылырга ярдәм итә алмас. Беренчедән, зәхмәт, сихер, бозым икән, аны өшкерергә кирәк. Икенчедән, ниндидер башка авыру булса, табибларга бару зарур. Аннан да алда, тәүбә кылып, намазга басу мәслихәт.

Рәшит Минһаҗ әзерләде.


Фикер өстәү