Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки сугышта хәбәрсез югалган якташларыбызның фронттагы язмышын бергәләп барлыйк

Татарстанда “Солдат язмышы” дигән онлайн-проект тормышка ашырылып килә. Бөек Ватан сугышында һәлак булган яки сугышта хәбәрсез югалган якташларыбызның фронттагы язмышын аларның туганнары барлауга юнәлдерелгән проект бу.

Үзизоляция режимы – гаилә архивларын актарып, бабайларыбызның документларын, бүләкләрен бик игътибар белән барлау-өйрәнү өчен бик уңайлы вакыт.
Проектта катнашу өчен “Поисковое движение России” сайтында (rf-poisk.ru) яки “Поисковое движение России” хәрәкәтенең социаль челтәрләрдәге рәсми аккаунтларында – vk.com/rfpoisk һәм instagram.com/poiskrf – онлайн-гариза калдырырга кирәк.


Фикер өстәү