Солдат билгесез булырга тиеш түгел

Без декабрь аенда Билгесез Солдат көнен билгеләп үттек. Бу көн 2014 елда Россия
Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә кертелгән иде.

Татарстан Республикасында 1989 елдан бирле Хәтер Китабын төзү буенча зур эш
алып барыла. Эшче төркем көн саен, сәгать саен Икенче Бөтендөнья һәм Бөек Ватан
сугышыннан кайтмый калган якташларны барлый. 2022 елның 1 декабренә «Хәрби Дан
Клубы» ассоциациясенең эзләнү эшләре буенча төркеме табылган мәгълүматларның
электрон базасын төзеде. Бу исемлеккә фронттан кайта алмаган, әсирлектә яки яралардан
үлгән якташларыбыз кергән. Ни кызганыч, аларның күбесе XXI гасырга кадәр һәлак
булганнар дип түгел, ә хәбәрсез югалганнар дип аталдылар, ягъни юридик яктан исән
кешеләр дип саналдылар.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча, 2018 елда Россиянең
Оборона министрлыгы һәм дәүләт архивларында кайтмый калган якташларның язмышы
турында белешмәләр җыела башлады. Бу эштә Хәтер Китабы редакциясенең җитәкчесе,
бүген «Хәрби Дан клубы» ассоциациясе рәисе Михаил Черепанов һәм Мари Иленең
“Татар тарихын өйрәнү” җәмгыяте рәисе Сания Газизҗанова башлап йөрде. Алар
ярдәмендә фронттан кайтмый калган 37300 якташыбызның язмышы ачыкланды.
Шуларның 15 меңе – казанлылар.

-Язмышы ачыкланган якташларыбызның берничә меңе үлгәннән соң төрле
бүләкләргә лаек булган. Эшче төркемнең төп бурычы – аларның язмышлары турында
гаиләләренә хәбәр итү. Югыйсә, бу хезмәтнең бернинди мәгънәсе булмаячак. Табылган
исемнәрне kremnik.ru һәм tatfrontu.ru сайтларында эзләргә була, — диде бу уңайдан
Михаил Черепанов.

Вакыт аяусыз. Сугыш кырында югалган якын кешесе турында бернинди дә хәбәр
ала алмаган гаиләләр бик күп. Бүген без “Ватаным Татарстан” газетасы сайтында
Казанда яшәгән кешеләрнең исемлеген бирәбез. Әгәр таныш фамилия күрсәгез һәм аның
язмышы турында бүгенгә кадәр берни дә белмәсәгез, Хәтер китабы редакциясенең
электрон почтасына echovoyni@yandex.ru яза яки 8927-417-03-49 номерына шалтырата
аласыз.

Фәния Әхмәтҗанова

ИСЕМЛЕК МОНДА: Казанцы-татары-1.12.22 (4)

 

 

 

 

 


Фикер өстәү