Республикада ел башыннан бирле янгыннарда 114 кешенең гомере өзелгән. Бу сан узган елдагы белән чагыштырганда 29,19 процентка кимегән: ул чагында 161 кеше һәлак булган. Янгында җәрәхәтләнүчеләр саны да азрак – 184 кеше (узган елда – 199).
Быел Татарстанда барлыгы 4,8 мең янгын очрагы (узган елда – 5 902) теркәлгән.
Яңа ел бәйрәмнәре чорында янгын очраклары арту күзәтелә. Шуңа күрә озын ялларда аеруча сак булу таләп ителә.