«Безнең авыл мондый түгел иде»: Киров авылы халкы сасы истән зарлана

«Сасы искә тончыгабыз. Зинһар, килеп бер чарасын күрегез». Актаныш районының Киров авылы халкы безгә әнә шулай дип мөрәҗәгать итте. Хәлне ачыклар өчен, юлга кузгалдык.   

«Чыдар хәл юк»

Халыкны борчыган сасы иснең сәбәпчесе Актаныш сөт комбинаты булып чыкты. Тагын да төгәлрәге, оешмадан аккан пычрак сулар. Алдан аңлатып китик, 2019 елга кадәр ташландык хәлдә булган завод – белорусларның һәм актанышлыларның уртак проекты. Бик зур суммаларда инвестиция кертелгән заманча, югары технологияләр белән җиһазландырылган комбинатта атланмай, эремчек, коры сөт, 40 процентлы каймак, коры эремчек сывороткасы, сыр җитештерелә.

– Дөрес аңлагыз, без заводның эшләвен телибез, – дип сүзен башлады безне каршы алган халык арасыннан Айдар Минхәйдәров. – Авыл, халык өчен аның булуы бик яхшы. Чөнки ул кешеләрне эш урыннары белән тәэмин итә. Заманында шушында эшләүчеләр өчен ике катлы йортлар салып бирделәр хәтта. Аннан соң ул берничә ел ябылып торды. Менә хәзер яңартылып, кабат торгызылды. Бу бик яхшы. Тик  ул тиешле таләпләргә  җавап бирсен иде. Йорт салганда бәдрәфне дә эшләп куябыз бит. Ә монда анысын эшләргә «оныттылар». Нәтиҗәдә сасы исе авылга тарала. Күрше-тирә авыл халкы да: «Сез анда ничек яшисез? Яныгыздан узып киткәндә дә чыдап булмый бит», – диләр.

Әлеге вакытта заводның барлык пычрак сулары бинадан берничә чакрым ераклыктагы, ян-якларын балчык белән күтәртеп куйган бассейннарга ага. Завод зурайган саен, аларның саны да арта тора. Шулай итеп, хәзерге вакытта шундый су җыела торган сигез урын барлыкка килгән. Янына якын ук барып карау мөмкинлеге булмаса да, махсус җиһаз белән төшереп, карый алдык. Ул вакытта да без суның бер бассейнга саркып агып ятуын күрдек. Язын ул ярларыннан ташып, басу-кырларга агачак, дип тә әйтүчеләр булды. Якында гына күл дә, халыкның печәнлекләре дә бар.

– Мин шушы авылдан көн саен сөт җыям, – диде Ләйлә Бәхтиева. – Сасы искә чыдамалы түгел. Без үзебез заводтан шактый ерак, авылның икенче башында торабыз. Исе безгә кадәр килеп җитә. Җәен бигрәк тә кыен. Тәрәзәләрне ачып булмый, тамак төбенә утыра. Җил авылга таба искәндә бөтенләй авыр. Ул ис киптерергә элгән керләргә кадәр сеңә. Безнең авыл мондый түгел иде. Гомер-гомергә эшләделәр, тик авылыбыз мондый сасы булмады. Тирә-яныбызда урманнар күп югыйсә, һавасы нинди чиста булырга тиеш. Җитмәсә, заводта, каргалар килмәсен өчен, төрле ят тавышлар чыгаралар. Эте дә өрә, маймылы да, филе дә кычкыра. Яныннан узганда шул тавышлар кинәт ишетелсә, куркып китәбез.

Халык әйтүе буенча, әлеге җыелып тора торган сулыклардан канализация исе килә.

– Ул әшәке ис бөтен авылга таралып,  тәнгә кадәр сеңә, тамак төпләренә утыра. Минем балаларым күп, шуңа күрә ризыкларны әрҗәләп, капчыклап алабыз. Аларның маен ярминкәдән сатып алган идем. Тик авызга ала торган булмады, тәмсез иде. Кире илтеп бирергә туры килде, – диде Мәрьям Сабитова.

Киров авылы халкы сүзләре буенча, язын биредәге пычрак сулар 5 чакрым ераклыктагы Сәфәр авылындагы елгага да, Кадермәт һәм Сәфәр авыллары уртасындагы күлгә дә ага. Габидин абый умарта кортлары тота икән. Аның фикеренчә, авылда экология үзгәрүнең бал кортларына да зыяны бар.

– Мин моны экологик катастрофа дип кабул итәм, – диде ул. – Соңгы елларда корт чаккач, кешеләр авырый башлады. Корт агулангач, агуы тагын да әшәкеләнми микән, дип уйлыйм. Җәй буе сасы ис иснәп чыктык.  Җитештерүне елдан-ел арттыралар, сасы ис тә көчәя.

Безнең белән очрашуга заводка якын булган иң кырыйдагы Алматау урамында яшәүче Рәмзия Ялалова белән Ләйсән Сәетова да килгәннәр иде. Алар да зарланды.

– Авылга таба җил искән көннәрдә өйдә тын алмаслык сасы була. Әле ярый менә берничә көн ис басылды. Ризык җитештергәч, барлык таләпләргә туры китереп эшләсеннәр иде. Безнең алып ашаганыбыз юк, әлбәттә. Үзебезнеке бар бит, – диде апалар.

«Тамак төбенә утырырдай, күзләрне ачыттырырдай» сасы исне шәхсән үзебез сизмәдек. Бәлки бу һава торышына бәйле булгандыр. Без барган көнне урамда салкын иде. Халык та, кышка кергәч, әлеге иснең бик күпкә кимүен әйтте. Тик алар бу күренешне вакытлыча гына булыр, сасы ис авылны кабаттан чолгап алыр дип шикләнә. Чөнки әлегә кадәр заводның чистарту корылмасы эшләнмәгән. Анысын завод җитәкчелеге дә инкарь итмәде.

Киләчәктә булачак

Авыл халкы заводка чит кешеләрне якын китермиләр дисә дә, тәвәккәлләп карарга булдык. Журналист икәнлегебезне белгәч, сакчылар җаваплы кешеләрне чакырып чыгарды. Җитәкчеләре авырып тора икән, шуңа күрә безнең янга заводның баш инженеры Евгений Андреевский чыкты. Дөрес, оешмада карантин булу сәбәпле, эчкә уздырмадылар. Комбинат вәкиле белән завод ишек төбендә аралаштык.

– Авыл халкының борчуын беләбез, без аралашуга һәрвакыт ачык, – диде ул. – Тик чистарту корылмасы төзелгәнче ис чыгу проблемасы булачак. Без моны аңлыйбыз, килешәбез,  «ул юк» дип инкарь итәргә җыенмыйбыз. Безгә «мирас» булып шушы бассейннар гына күчте. Аларны рәткә китерер өчен дә шактый чыгым чыгарырга туры килде. Күп эшләр эшләнде, аларны киңәйттек, ярларын ныгыттык. Сасы исләрдән котылыр өчен быел, технологларны җәлеп итеп, су чокырларына махсус бактерияләр җибәрдек. Һәм чыннан да, 2021 ел белән чагыштырганда, җәен ис күпкә кимеде. Ә кышка кергәч, бөтенләй бетте дип әйтергә була, чөнки салкын һава үз эшен эшли. Киләсе елда җыелып тора торган суларга тагын шундый ук бактерияләр җибәрәчәкбез. Ис азмы-күпме басылып торыр, дип уйлыйбыз. Булдыра алганча көрәшәбез.

Евгений Андреевский заводның электән калган чистарту корылмасының бик начар хәлдә булуын әйтте. Әлеге вакытта  яңасын  эшләр өчен проект ясала.

– Мин үзем бу эшкә Белоруссиядән 2019 ел ахырында килдем. Шуннан соң техник биремнәр, проектлар ясау эшенә тотындык. Хәзерге вакытта килешү төзелгән, проект буенча эшләр бара. Республиканың Гидрометеоүзәге белән дә кулга-кул тотынышып эшлибез. Технологияләр, җиһазларны да сайлап куйдык. Ә менә төзелеш турында сөйләргә иртәрәк әле. Аның өчен акча табасы бар.

Чистарту корылмасы кайчан булачак соң? Әлеге сорауга төгәл генә җавап ишетмәдек.

– Проектның төп бүлекләрен миңа киләсе елның маенда бирергә ышандырдылар. Ләкин чистартылган суны чыгару өчен сулыкларны килештермәү сәбәпле, Гидрометеоүзәк белән эшебез октябрьдән дә иртәрәк бетмәячәк. Проектны экспертизага җибәргәннән соң инвестиция турында уйларга мөмкин булачак. Бу мәсьәләне хәл итәр өчен ниндидер дәүләт программаларында катнашып, финанслау аласыбыз килә, – дип аңлатты Евгений Андреевский.

Әлегә заводның дүрттән бер өлеше генә төзелеп килә. Икенче этапка киләсе ел башында тотынмакчылар. Беренче һәм икенче чиратта төзелгән оешмада тәүлегенә 450 тонна сөт эшкәртү планлаштырылган. Әлегә биредә 140 тонна сөт эшкәртелә. Комбинат тулысынча заманчалашкан. Кызганыч, эшчеләр, хезмәткәрләр генә җитми. Чимал белән дә әлегә авырлыклар бар икән.

–  Кызганыч, чимал җитми, кыйммәт. Җитештерү куәте 220 тоннадан 140 тоннага калды.  Без эшли башлагач,  заводта яңа эш урыннары барлыкка килде, җитештерү куәте артты. Соңгы ике елда аякка басып, матур нәтиҗәләр белән сөендерергә ниятлибез, – диде Евгений Андреевский.

Әлеге мәсьәләгә карата Актаныш районы хакимиятенең дә фикерен ишетәсебез килде.

– Киров авылындагы Актаныш сөт комбинаты Актаныш районы икътисадында әһәмиятле урын алган, район халкын эшле иткән зур предприятиеләрнең берсе. Бүген биредә 200дән артык кеше хезмәт куя, – дип хәбәр иттеләр безгә районның матбугат үзәгеннән. – 5 млрд сумнан артык инвестиция җәлеп итеп, бүген комбинат проектның беренче этап егәрлегенә чыкты. Заводның әлегә дүрттән бер өлеше генә төзелгән. Төзелеш эшләре дәвам итә. Шул исәптән чистарту корылмаларын ясау буенча да эш бара. Проект һәм документациясе әзер. Әлеге мәсьәлә буенча район башлыгы Ленар Зарипов та комбинат җитәкчелеге белән очрашып сөйләште. Якын арада тиешле корылмалар булдырылып, вазгыять уңай хәл ителәчәк.

Белгеч фикере

Эколог Наил Назаров, сөт заводларының һәркайсында чистарту корылмалары булырга тиеш, ди. Чөнки алар барысы да табигатькә зыянлы матдәләр бүлеп чыгара.

– Атмосферага нинди зыяны бар? Сөт эшкәртү комбинатларында лактоза тузаны хасил булып, һаваны пычрата. Моның өчен заводларда һава чистарту җайланмалары кулланыла. Эшкәртелгән суларның елга-күлләргә, рельеф өслегенә чыгуы – шулай ук зур игътибар таләп итә торган мәсьәлә. Җитештерү барышында барлыкка килгән сулар шулай ук чистарту корылмалары аша узарга тиеш, чөнки аларда зарарлы матдәләр бик күп. Аксым, углеводлар, майлар, органик кислоталар елга-күлләргә, җир асты суларына эләгеп, табигатькә зур зыян сала, – диде белгеч.

Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Росприроднадзор) Идел-Кама төбәкара идарәсе җитәкчесе Фаяз Шакировтан да заводның чистарту корылмасыз гына эшләвенең табигатькә нинди зыян китерүен сорадык.

– Урынга барып күрмичә, ниндидер нәтиҗәләр чыгару авыр, – диде ул. – Аларның закон бозу-бозмауларын да технологияләрен үз күзебез белән күрмичә, тикшермичә әйтеп булмый. Сез рәсми хат язган очракта, барып тикшерә алабыз. Сулыкларга агызган очракта, заводтан чыккан сулар чистарту корылмалары аша узарга тиеш. Алардагы пычрак матдәләрнең нормативтан артмавы мәҗбүри. Җиргә исә суларны чистарту корылмасыннан соң да агызырга ярамый.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү