Роспотребнадзорда коронавирусның грипптан аермасы турында сөйләделәр

Роспотребнадзор Үзәк эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының клиник тикшеренүләр бүлеге җитәкчесе Татьяна Руженцова коронавирусның грипптан аермалары турында сөйләде. Бу хата РИА Новости яза.

Аның сүзләренчә, ике вирус та кискен респиратор инфекцияләренә керә. Әмма грипп күп очракта өске тын юлларын зарарлый, ә коронавирус үпкәләргә һәм капиллярларга зыян сала.

Табиб әйтүенчә, шул сәбәпле коронавирусның инкубация чоры да, авыру дәвамлылыгы да артыграк була. Моннан тыш, COVID-19 булганда пациентның хәле кинәт үзгәрү куркынычы да югары.

«Вирус өске тын юлларыннан астагыларына күчкәндә пациентның хәле кинәт начарлана. Коронавирус шуның белән куркыныч та инде», — диде Руженцова.

Пандемия чорында Россиядә вирус йоктыруның 198 676 очрагы теркәлгән, 1827 пациент вафат булган.

Россиядә һәм дөньяда COVID-19 вазгыяте белән бәйле актуаль мәгълүматлар стопкоронавирус.рф порталында тәкъдим ителә.


Фикер өстәү