Барысы да – фронт өчен: сугыш елларында «Кызыл Татарстан» газетасы хезмәткәрләре көне-төне эшләгән

Барысы да – фронт өчен, барысы да – җиңү өчен! Сугыш вакытында газетаның төп девизы менә шул.

Тыл сугыш өчен эшли. Иген үстерәләр, терлек үрчетәләр, машина ясыйлар, кием тегәләр. Танк колонналарына, самолет эскадрильяларына акча җыю бара. Оборона заемы тарала. Митинглар, җыелышлар, яңа башлангычлар, патриотик чакырулар, фронт һәм тыл геройлары, сугышлардагы җиңү шатлыгы да, вакытлыча чигенү ачысы да – барысы да, барысы да газета битендә чагыла.

Редакциядә иптәшләр бармак белән генә санарлык. Сугыш журналистларны да чүпләп кенә тора. Ул чагында бездә эшләүче Абдулла Әхмәт тә командировкага киткән җиреннән фронтка юл ала. Журналистлар гел юлда. Предприятиеләрдән, колхозлардан кайтып кермиләр. Тукай замандашы, шагыйрьне күреп белгән, Галиәсгар Камал белән бергә эшләгән Гариф ага Латыйпов та безнең арада. Кирәк икән, тәрҗемәгә утыра. Хәбәрне инде ташып кына тора. Чөнки ул информация чыганагын барыбызга караганда да яхшырак белә. Газета ветераннарыннан тагын Нәби ага Мансуров, Габдрахман Байбеков эшли.

Казан мехчылары арасыннан хәбәрчедән күтәрелгән Фатыйма Сәгъдиева бу вакытта инде шактый тәҗрибә туплаган журналист иде. Аңа эшчеләр тормышы яхшы таныш. Абдулла Вәлиев авыл эшчәннәренең чын батырлыгын күрсәткән матур-матур очерклар бирә. Суфия Әхмәтова – күптиражлы газета редакторы булып эшләгән кеше. Партия тормышының эчендә кайнаган бу каләмдәшебезнең оештыру сәләте зур.

«Азат хатын» журналының элеккеге редакторы Оркыя Әхмәтшина партия бүлегенә җитәкчелек итә. Нәкый ага Бәхтияров «Чаян»нан килгән иде. Журналның чын патриоты. «Сугышлар бетеп, «Чаян»ны яңадан чыгара башласам, үлсәм дә үкенмәс идем», – дип йөри иде ул. Нәкый ага сугыштан соң яңадан чыга башлаган «Чаян»ны үз куллары белән эшләү бәхетенә иреште. Мәгъсүмә Нуретдинова-Сөләйманова белән без башта балалар газетасын, аннары яшьләр газетасын ябып килгән идек. Төрлесе төрле вакытларда Оркыя Нәҗметдинова-Юнусова, Газиз Иделле, Мәгъсүмә Сөнгатуллина, Гариф Миңнул, Фатыйма Галиева, Хәят Калинина эшли. Беребезгә дә редакциядә утырып эшләү күп эләкми. Материалларны язып бирәбез дә тагын чыгып китәбез.

Бервакыт шулай командировкадан кайтып төшәм. Матбугат йортының сул канатында эшли идек. Бишенче катка күтәреләм – беркем очрамый. Баскыч кырыендагы өстәл өстенә он тузаны кунган. Икмәк урынына он биргәннәр икән, дим. Карыйм – ишекләр шыр ачык, өстәл-урындыклар урынында, ә кешеләр юк. Кая киткәннәр?

Салкын. Тәрәзә пыялалары карланып каткан. Батареялар боз кебек. Бу салкында ничек эшләргә кирәк, типографиягә күчмәделәрме икән, дигән уй килә башка. Шунда чабам. Әйе, типографиядә. Цех гөж килеп тора. Иптәшләрне станоклар, хәреф кассалары арасында очратам. Бер өстәл артында ике-өч кеше утырып эшли. Типографиядән редакциянең ишегалды ягына караган ике бүлмәсенә күчтек. Зур форточканы кечерәйтеп, тимер мич морҗасы чыгардылар. Иске газета подшивкаларын, өстәл тартмаларын ватып ягабыз. Шул тимер мич өстендә чиратлашып вак, баллы бәрәңге пешереп алабыз. Кичкә таба күз төпләренә, борын һәм колак тишекләренә кап-кара булып корым утыра.

Ә газета һәркөн чыга. Хәзерге кебек 9да килеп, 6да китмибез, әлбәттә. Өлгерергә кирәк. Редакторыбыз Ибраһим Узбеков, урынбасары Галим Рябков тема әйтәләр, задание бирәләр. Көндез предприятиеләрдә йөрибез (кайберләребез авылда – командировкада), кич кайтып язабыз. Верстка төн буе дәвам итә. Газетаны Мәрьям апа Вафина белән Шәфика Латыйпова верстать итә. Кунып-төнеп эшлиләр. Мәрьям апа типография буяуларына буялып беткән була.

Кайчагында аның ап-ак тешләре генә елтырап тора. Шәфика озын һәм калын чәч толымнарын җилфердәтеп йөргән, янып торган алсу йөзле кыз иде. Хәреф җыючы Гыйззениса Шәрәфиева да ничәмә-ничә еллар эшли. Никадәр кургашын набор полосалары үткән аларның кулыннан!

Суфия Сөләйманова тагын. Безнең корректорыбыз. Һәр язган сүзебез хәрефләп-иҗекләп аның күзеннән үткән. 30 елдан артык эшләү дәверендә, бигрәк тә әлеге сугыш елларында, газета полосаларыннан хата чүпләп күпме күз нуры түгелгән аның!

Аның хезмәттәше стенографисткабыз Мәрьям Абдуллина турында да шул ук сүзләрне әйтер идем мин.

Стенографистка Каймә Сөнгатуллина-Гозәерова бөтерелеп йөри. Безне районнар белән тоташтыра, материаллар ала, мең төрле җәмәгать эше башкара. Машинисткалар Зәйнәп Фәйзиева, Мөнирә Җәләева, Нурлы һәм Маэва Хәйруллиналар – барысы да газета өчен янып-көеп эшләгән иптәшләр.

Сугыш дип тормый, тормыш бара. Балалар туа, туйлар була. Безнең дә бер хезмәттәшебез өйләнә. Эштән туры туйга китәбез. Туйдан тагын редакциягә кайтабыз. Төн уртасы. Транспорт юк. Җәяүләп. Күзгә төртсәң күренмәслек караңгы: маскировка. Информбюро белдерүләрен бик соң бирәләр. Телетайп юк. Радиодан алабыз. Тәрҗемәче Абдулла Төхфәт радио тыңлап тәрҗемә итә, машинкада баса. Кечкенә генә, ябык кына бу кешедә хәтта туйдан соң да шулкадәр аек акыл, көч һәм энергия кайдан килгәндер?!

Информбюро белдерүләрен бирү белән генә чикләнмибез. Редакция фронт белән тыгыз элемтәдә. Фронттагы язучылар, журналистлар сугыш кырыннан якташларыбызның батырлыгы турында очерклар, шигырьләр җибәреп кенә торалар. Ара-тирә үзләре дә кайткалыйлар. Туры секретариатка, ул чагында җаваплы секретарь булып эшләгән Зариф Габитов янына керәләр. Чөнки әдәбият-сәнгатьне (хәер, аны гына түгел, тагын берничә бүлек эшен) секретариат алып бара. Ә секретариатта ике кеше. Бервакыт шулай гадәтенчә шаулап-дулап, Шәрәф Мөдәррис кайтып төшә. Секретариатта сөйләшеп утырабыз. Ут сүнә. Анысы инде – ул чагында еш була торган хәл. Шәрәф сикереп тора да бүлмә уртасына басып, каты мишәрчә «Тупчы Ваһап»ны укый башлый. Сугыш кырлары, таш кыяда һәйкәлдәй басып калган татар солдаты күз алдыннан үтә. Аннан соң «Тимер мич», «Сукыр лампа», тагын әллә кайсы шигырьләрен яңгырата.

Гадел Кутуй кайтып китә. Кыска туннан, йолдызлы бүректән. Папкабыз бераз калынаеп кала. Хәер, озакка түгел, газета гадәтенчә материалларны йотып кына тора. Фатих Кәрим Казанда госпитальдә ята. Фатыйма Сәгъдиева белән янына барабыз. Госпиталь начальнигы Роза Әхмәдуллинага багышлап язган шигырен биреп җибәрә. Икенче көнне инде шигырь – газета битендә.

Бер яктан озатабыз, икенче яктан каршы алабыз. Иң авыры – иптәшләрнең үлү хәбәрен ишетү. Рим Баһауның частеннан вәкилләр килә. Геройларча һәлак булган. Күмәкләп семьясына барабыз. Мәңгелек истәлек итеп сугышчан орденын тапшыралар.

Газета чыга. Тылдагы журналистлар да тырыша, фронттагы каләмдәшләребез дә язып тора. Шулай итеп, бер-беребезне тулыландырабыз, җиңү эшенә өлеш кертергә омтылабыз.

                                                       Мәрьям ДИБАЕВА («Ватаным Татарстан» газетасының 90 еллыгына багышлап чыгарылган китаптан алынды.)


Фикер өстәү