Татарстанд табибларга түләү буенча кайнар линия ачылды

Татарстанда яңа төрдәге Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә стимуллаштыручы түләүләр мәсьәләсе буенча кайнар элемтә эшли башлады. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Стимуллаштыру характерындагы пособиеләр Covid-19 диагнозы куелган кешеләргә медицина ярдәме күрсәтүче, һөнәри эшчәнлек нәтиҗәсендә әлеге пациентлар белән контактка керүче һәм эшләре Covid-19 белән зарарланган биоматериалга бәйле булган медицина хезмәткәрләренә түләнә», — диелә хәбәрдә.

Белгечләргә эш көннәрендә 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр сорау бирергә мөмкин. Телефоны: 8 (843) 231-79-40.

Шунысын да искәртик: РФ Хөкүмәте карары нигезендә, пособиеләр федераль бюджеттан ай саен чынлыкта эшләгән вакыт өчен түләнәчәк. 5 майга финанслау һәм касса чыгымнары (февраль-март өчен) 9,4 миллион сум тәшкил иткән.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстанга федераль үзәктән табибларга өстәмә түләү өчен 146 миллион сум акча биреләчәге хакында хәбәр иткән иде инде. Республикада Covid-19 диагнозы куелган медицина хезмәткәрләренә өстәмә акча түләү мәсьәләсен ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхси контрольгә алды.

 


Фикер өстәү