«Россия Ел укытучысы» конкурсының финалы кайда һәм кайчан узачагы билгеле

«Россия Ел укытучысы» Бөтенроссия конкурсының төбәк этапларын үткәрү вакыты 20 сентябрьгә кадәр озайтылды. Конкурсның йомгаклау федераль этабын 2-10 ноябрьдә Волгоградта үткәрү күздә тотыла. Бу хакта Россия мәгариф министры урынбасары Виктор Басюк ка сылтама белән Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

«Без төбәк этапларында җиңүчеләр өчен 28 сентябрьдән 4 октябрьгә кадәр семинар уздырырга ниятлибез. Ул конкурсның беренче, көндезге-читтән торып үткәрелә торган этабын үз эченә алачак. Йомгаклау этабында катнашырга теләүчеләрнең барысы да 5 октябрьдә Дәүләт Кремль сараенда Укытучылар көненә багышланган чарада катнашу мөмкинлегенә ия булсын өчен эшләнә», — диде Басюк.

Конкурс 1 июньгә кадәр тәмамланырга планлаштырылган иде. Төбәк этаплары, эпидемиологик хәл аркасында, Россия төбәкләренең өчтән берендә узды.

 


Фикер өстәү