Армиядә хезмәт иткән биш дустын 30 елдан соң эзләп тапкан Сәүбән Гайфуллин: «Тапмаганнар, димәк, начар эзли»

Чирмешән районының Кармыш авылында яшәүче Сәүбән Гайфуллин 30 елдан соң бергә хезмәт иткән дуслары белән очрашкан.

Ирем 1984-1986 елларда Әзербайҗанда хезмәт иткән. Алар бик дус булсалар да, армиядән кайткач, аралары өзелә. Мәскәүдәге «служагы«Володя белән иң беренче табыштылар. Аннан соң, Кырым Россиягә кергән елны Паша табылды, – дип сөйли Сәүбән абыйның хатыны Гөлфинә.– Ирем гомер буе руль артында, юлда. Ул бу хакта сөйләргә дә кушмаган иде инде. Әмма чын дуслыкны күргәч, мин дәшми калмадым.

Кырымдагы бергә хезмәт иткән дусты  белән башта телефоннан сөйләшеп торганнар. Ә аннары Сәүбән абый белән Гөлфинә апа кунакка барган.  Андагы очрашу хәтирәсен әле дә искә алалар. Шатлык белән тулы була ул. Ирләр хәтта елаша да.

Без җәй көне диңгез күрергә барсак, алар безгә кыш кар күрергә килә. Шулкадәр кунакчыллар. Башта үзләрендә кунак итәләр, аннары диңгезгә илтеп куялар. Безнең өчен зур шатлык инде бу. Ялы түгел, дусларның әле дә бер-берләрен якын итеп, сөйләшеп утырулары. Аларның сүзләренең бетәсе юк, – ди Гөлфинә апа.– Ирем биш дустын тапты инде. Барысы да төрле милләт кешеләре. Безнең татар көен бик яратып, милли ризыкларыбызны мактап киттеләр. Бераз гына татарча да өйрәттек.

Гөлфинә апа 32 ел укытучы булып эшли икән. Башлангыч сыйныфларда белем бирә. Бүген Кармыш авылында олы улы һәм килене белән бергә яшиләр. Ике оныклары бар. Кече уллары әлегә өйләнмәгән.

– Шөкер, тормышыбызга сөенеп туя алмыйм. Киленем кызым кебек якын. Хәтта, тавышларыбызны ошатып, белмәгән кешеләр кызыңмы әллә дип сорый. Ирем гел юлда булгач, балаларым миңа терәк, – ди ул.

Сәүбән абыйны да эзләп таптык. “Дусларны эзләүнең хәзер бер авырлыгы да юк. Тапмаганнар, димәк, начар эзли. Интернет заманында  табышу кыен түгел. Бергә хезмәт иткән егетләр күп алар. Менә дүртебез аралашып торабыз. Бишенчебезне таптык, тик әле күрешмәгән ”, – ди ул.

Барысы бергә быел җәй Кырымда җыелырга сүз куешкан булганнар.  Әлеге дуслар очрашу көтә. Дөньядагы хәлләр җайланып китеп, ял итәргә насыйп булсын дип тели алар.

Гөлгенә Шиһапова


Фикер өстәү