Җиңү парады һәм Конституция буенча үзгәрешләр өчен тавыш бирү бер көндә узарга мөмкин

Кайбер матбугат чаралары мәгълүматлары буенча, Кремльдә Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү һәм Җиңү парадын бер көндә — 24 июньдә уздыру мөмкинлеге карала. Ахыргы карар эпидемиологик хәлдән чыгып кабул ителәчәк, Президент хакимиятендәге чыганакка сылтама белән РБК хәбәр итә.
Басма мәгълүматлары буенча, 1945 елда Җиңү парады нәкъ шул көнне узган, шуңа күрә 24 июнь Җиңү парады өчен төп дата буларак карала.
Бер көнне парад һәм тавыш бирү уздыру бу очракта 24 июнь ял көне дип игълан ителәчәге белән уңайлы, дип саный чыганакларның берсе.
Эш шунда ки, Конституциягә төзәтмәләр буенча тавыш бирү көне түләүле ял көне булачак, бу норма баштан ук төзәтмәләр турындагы канунга салынган иде. Ә 24 июньдә бер парадны гына үткәрсәк, бу гадәти эш көне булачак, кешеләрдә бәйрәм тойгысы тумаячак, ди белдергән Кремльгә якын бер чыганак.


Фикер өстәү