Кыргый үрдәк бәбкәләрен таптаган өчен 2400 сум штраф түләячәк

Әлеге вакыйга Түбән Новгород шәһәрендә булган. Машина йөртүче юл һәлакәте вакытында телефоннан сөйләшкән була.

Шуңа күрә бизнесмен үрдәк һәм аның бәбкәләрен күрми кала. Ул аларны таптаганын аңламый да.  Бу хакта ул
авария урынына килгән ЮХИДИ хезмәткәрләренә сөйли.
Шофер һәлакәт урынына үзе әйләнеп кайта.
Аңа эшеннән шалтыратып ЮТҺ турында хәбәр итәләр.
Ир үз гаебен таныган. Авария урынына шулай ук ветеринарны чакыртып, дүрт
кыргый үрдәкнең үлемен теркәгәннәр. Бизнесмен дәүләткә китерелгән зыяны өчен 2400 сум (һәркайсы өчен 600 сум)
штраф түләргә тиеш булачак. Һәм юл һәлакәте урынын калдырып киткән өчен тагын бер мең сум күләмендә штраф каралган.


Фикер өстәү