Быел бакчачылар штрафларны күбрәк түләячәк

Иң зур яңалыкларның берсе – бакчачылык ширкәтендә машина юган өчен штраф түләтә башлаячаклар. Хәтта үз бакчаңда юсаң да. PG Partners белгече Петр Гусятников әйтүенчә, экологик иминлек чараларын үтәүгә бәйле бу. Автомобиль шампуньнары химик матдәләрдән торганлыктан, туфракны пычрата. Шуңа күрә хәзер машиналарны махсус билгеләнгән урыннарда гына юу-чистарту рөхсәт ителә. Автомобильне ремонтлауга килгәндә, вак-төяк төзәтү эшләре эшен, әйтик, яктырткычлар, свеча, тормоз колодкаларын алыштыру өчен сүз әйтүче булмаячак. Ә менә май яки антифриз алыштыручыларга штраф түләргә туры киләчәк.

1 марттан Янгынга каршы режим кагыйдәләре үзгәргән. Яңа нормалар буенча, йорттан кимендә 15 метр ераклыкта гына учак ягарга мөмкин. Ә ябык савытта, әйтик мичкәдә ут кабызганда, корылмадан кимендә 7-5 метр ераклык сакланырга тиеш. Йорттан мангалга кадәр исә кимендә 5 метр ара калдыру таләп ителә. Бу нормаларны бозган өчен 15 мең сумга кадәр штраф каралган.

Моннан тыш җир кишәрлегендә чүп-чар җыеп куйган, саклаган, хәтта аны күмеп куйган өчен 2 мең сумга кадәр штраф салына. Ә бакча кишәрлегендә автосервис яки склад оештырган өчен 10 мең сум түләргә кирәк булачак. Моннан тыш хәзер чүп үләннәрнең шаулап үсеп утыруы да җирдән максатчан файдаланмау булып саналачак. Мәсәлән, бакча кишәрлегенең өчтән бер өлешендә тузганак, шайтан таягы яки балтырган үсеп утырган очракта 50 мең сумга кадәр штраф түләргә кирәк булачак.

Моннан ары бакча хуҗаларына да төнге тынлык кагыйдәләре кагылачак. Гомуми кагыйдәләр буенча, кичке 10 нан иртәнге 7гә кадәр тавышлану тыела. Аларны бозган өчен 3 мең сумга кадәр штраф каралган. Ә бер ел эчендә кабат бозган очракта штраф күләме 4 мең сумга җитәчәк.

Шулай ук законда бакча кишәрлегендә рөхсәтсез генә кое казу һәм скважина бораулау тыелган. Моның өчен 5 мең сумга кадәр штраф яный.


Фикер өстәү