Казан зоопаркы ачыла: тик битлек белән перчаткадан гына керергә рөхсәт ителә

Иртәгә, 21 май көнне, Казан зоопаркының “Африка. Замбези елгасы” һәм иске өлеше ачыла. Зоопарк һәркөнне иртәнге 8.30 дан кичке 18:00 кадәр эшлиячәк. Бу хакта зоопарк директоры Фәнис Нурмөхәммәтов җиткерде.

– Музейларны ачарга рөхсәт булды бит. Зоопарк – табигать музее инде ул. Тамашачыларны бик сагындык, – ди ул. – Зоопаркка килүчеләр битлектән булырга тиеш. Перчаткаларын да онытмасыннар иде. Барлык таләпләр үтәлгән очракта гына хайваннар янына керергә рөхсәт булачак.


Фикер өстәү