Казан зооботаника бакчасында үзгәрешләр: электрон көтүче һәм маймыллар өчен фитнес

Казан зооботаника бакчасы директоры Фәнис Нурмөхәммәтов журналистларга зоопарктагы яңалыклар турында хәбәр итте.
«Маймыл өчен без Европада да, Россиядә дә булмаган лабиринтлар төзедек, бу безнең яңалык. Аларга ошар дип ышанам. Шулай да табигатьтә алар үзләре ризык таба, без биредә алар өчен гадәти шартлар тудырырга теләдек», — дип сөйләде зооботаника бакчасы башлыгы.
Казан зоопаркы өчен тагын бер яңалык — электр көтүчеләр-бу хайваннарның йөрүен чикләү өчен электр киртәләре. Алар кешеләр өчен дә, хайваннар өчен дә куркыныч түгел. Аңа тигән хайван  12 вольт көчәнешле кечкенә генә импульс алачакк-җиңел чеметү, дип билгеләп үтте ул.
«Узган зоопаркта рәшәткәләр бар иде, хәзер исә без  сетка, пыяла, су һәм зур чокырлар кулланабыз», — дип уртаклашты зоопарк директоры.
Яңа территория төзегәндә Россия һәм чит ил зоопаркларының тәҗрибәсе кулланылды. Татарстан белгечләре Мәскәү, Ижевск һәм Түбән Новгород зоопаркларының эшен өйрәнде, шулай ук Прагада һәм Венада булдылар, дип өстәде Нурмөхәммәтов.
Казан зооботаника бакчасында төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган. Аны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тикшерде инде.:


Фикер өстәү