Балалар лагерьлары ачыла, смена вакыты кыскартыла

Россия Мәгариф министрлыгы 1 июльдән төбәкләрдә балалар өчен җәйге савыктыру кампаниясен башларга тәкъдим иткән. Бу хакта министрлыкның тәрбия, өстәмә белем бирү һәм балалар ялы өлкәсендә дәүләт сәясәте департаменты директоры урынбасары Янина Голубева Федерация Советының Социаль сәясәт комитеты утырышында белдергән.

“Савыктыру кампаниясенең 1 июльдән башлануы турында сөйлибез икән, җәйге сменаларны, гадәттәгечә, 21 көнлек итеп түгел, бәлки, әйтик, 14 көнлек итеп оештырырга мөмкиндер, – дигән Голубева. – Ул чагында сентябрьгә кадәр шундый дүрт смена оештырырга мөмкин булачак”.

Департамент директоры урынбасары хәзерге вакытта әлеге мәсьәләнең министрлык тарафыннан “Роспотребнадзор” белән берлектә каралуын билгеләп үткән. Балалар һәм хезмәткәрләргә, лагерьга барганчы һәм шунда ял иткән чагында, коронавируска тестлар уздыру күздә тотыла.

Моннан тыш, Голубева әйтүенчә, Мәгариф министрлыгы, педагогик вузлар белән берлектә, җәйге лагерьларга эләкмәячәк балалар өчен программа эшләгән. Алар өчен, аерым алганда онлайн-сменалар булдыру күздә тотылган.
Тулаем алганда, Россиядә якынча 33,4 мең балалар лагеры эшкә керешүгә әзер.


Фикер өстәү