1 июньнән көллиятләрдә «урак өсте» башлана

1 июньнән техникум, көллиятләрдә кабул итүкомпанияләре эшли башлый. Нинди һөнәр сайлаганнар отачак? Бу хакта Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының урта һөнәри белемне үстерү бүлеге башлыгы Любовь Митрофановадан сораштык.

Бүген республикада барлыгы 96 һөнәри оешма исәпләнә. Анда   71 меңнән артык студент һөнәр үзләштерә.

– Быел министрлык карамагындагы 65 урта һөнәри уку йортларына 14 мең бюджет урыны бүлеп бирелде. Һәр министрлыкның үз уку йорты бар. Сәламәтлек саклау юнәлеше буенча 2,5 меңнән артык урын каралган. Бюджет урыннарының саны елдан-ел арта бара. Техникумнарга керүчеләр арасында бәйгеләр дә зур: бер урынга уртача 3-4 кеше. Педагогик кадрларга хәтта 10 – 12, нефть юнәлешләре буенча 7-8 кеше дәгъва кыла. Машина төзелеше, авыл хужалыгы, мәгариф, энергетика, коткаручылар әзерләү юнәлешләре популяр, – диЛюбовь Митрофанова. – Районнарда яңа техникумнар ачыла. Татарстанда быел эшче кадрлар әзерләү буенча тагын алты ресурс үзәге төзеләчәк. Шул рәвешле республикада аларның гомуми саны 43 булачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү