Көллият һәм техникумнарга керүчеләрнең  нинди белгечлек сайлаганнары отачак?

Быел республикада көллият һәм техникумнарда 21 меңнән  артык урын бар. Чыгарылыш укучылары аттестат алды инде. Һөнәри уку йортларында  вазгыять ничек? Нинди белгечлек сайлаганнарның  киләчәктә авызы пешмәячәк? «ВТ» хәбәрчесе шул сорауларга җавап эзләде.

«4ле» түгел, «5ле» кирәк

Һөнәр сайлау – күлмәк алыштыру гына түгел. Без укыганда, укытучылар күңелгә әнә шуны сеңдерергә тырышты. Ул синең ипиең булачак, дип яхшылап аңлаттылар. Шуңа күрә чыгарылыш сыйныф укучылары, мәктәпне тәмамлаганда, кем булачагын чамалый иде. Бүген яшьләр башкачарак шул. Берсе булмаса, икенче булыр. Пешекче була алмасам, сатучы булырмын, механиклыкка алмасалар, мал табибы белгечлеге бар… Әнә шулайрак фикер йөртә замана баласы.  Син дә юрист, мин дә юрист булгач, ишегалдын кем себерә? Эшче һөнәрләрдән йөз чөерү артта калып бара. Тик техникумга укырга керү дә хәзер вуздан бер дә ким түгел. Аттестатың  яхшы билгеләр белән ялтырап тормаса, теләгән белгечлегеңә бару икеле. Беренче чиратта, яхшы укыганнарны алалар. Шуннан урын калса, начар укучыга да  өмет бар. Соңгы елларда урта һөнәри  белем бирү системасы  үзгәрешләр кичерде. «Көллияткә БДИдан качып,  начар укучылар бара» дигән фикер дә дөреслеккә туры килми. Узган ел  педагогика профиле буенча бер урынга 6 кеше дәгъва кылган. Аттестатның уртача баллы  – 4,6 дигән сүз бу. Аграр юнәлештә бер урынга –  уртача  2, реаль икътисад  тармагына – 4, хезмәт күрсәтү юнәлешенә  3,8 кеше булган.

– Хәзер көллиятләргә «5ле»гә укучылар күп керә. «4ле»ләргә исә урын юк. Улыбызның аттестат баллы уртача 4,4 иде. Үзе теләгән җиргә укырга керә алмады.  Радиомеханик булырга җыена. Беренче курсны тәмамлады инде, – ди Роза Шакирова.

Безгә кемнәр кирәк?

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау  министрлыгының матбугат үзәге хәбәр иткәнчә, быелның 10 июненә республиканың Мәшгульлек үзәкләрендә 62 902 эшсез теркәлгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 3409 кешегә күбрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 3,1 процентны тәшкил итә. Республикада  38 мең буш урын бар. Җитештерү, төзелеш, транспорт, сәламәтлек саклау,  мәгариф, азык-төлек сәнәгате буенча белгечләр  кирәк.

Республикада 96 һөнәри белем бирү оешмасы бар. Шуның 8е хосусый. Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Һөнәри белем бирү идарәсе башлыгы Анна Сидоренко  белдергәнчә, уку йортларында барлыгы 17 мең бюджет урыны бар.

– Хезмәт базарында машина төзелеше, авыл хуҗалыгы, җир өсте транспорты техникасы һәм технологияләре, төзелеш, икътисад һәм идарә итү, энергетика, педагогик фәннәр, азык-төлек продуктлары һәм куллану товарлары  технологиясе, нефть һәм нефть химиясе тармагы белгечлекләренә ихтыяҗ зур. Эшче һөнәрләрнең ел саен дәрәҗәсе арта бара,  – ди ул.

Чыгарылыш укучыларының да фикерләрен белештек. Алар арасында электрик, программист, механик, пешекче, чәчтараш булырга теләүчеләр  бар.

– Улыбыз Рәзил башта программист булырга хыялланган иде. Хәзер төзүче булам ди. Аттестат  нәтиҗәләре яхшы. БДИ  да куркытмый, мәктәп  тә туйдырмады. Һөнәр сайласын, дидек. Биш ел укуны бушка  вакыт уздыру дип саныйм. Теләге булса,  университетка   соңыннан да кереп була, – ди Казанда яшәүче Ләйсән Шәйхетдинова.

 

Акча түгүдән файда бармы?

Лубян урман-техник көллияте дә документлар кабул итә башлады. Анда «Урман һәм урман-парк хуҗалыгы», «Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше», «Икътисад һәм бухгалтерлык исәбе» белгечлекләре буенча укырга керергә мөмкин. 9 нчы сыйныфтан соң – 3 ел да 10 ай, 11 нче сыйныфны тәмамлагач, 2 ел 10 ай укырга кирәк. Читтән килүчеләр өчен тулай торак бар.

Сарман аграр  көллиятендә абитуриентларны кабул итә башлаганнар инде. Ике көндә тугыз кеше гариза тапшырган. Аны электрон рәвештә дә бирергә мөмкин.  Уку йортына исә битлек-пирчәткәдән киләсе. Көллияттә 120 бюджет урыны бар.

– Вузларда елына 180 мең  сум акча түләп,  4-5 ел укып, соңыннан эш таба алмаучы егет-кызлар бар. Мөмкинлектән файдалана белмәүчеләргә шаккатам мин. Безгә теләге булган яшьләр килә. Пешекче, техник, механик, мал табибы, зоотехник, электрик, бульдозерчылар әзерлибез. Әлеге белгечлекләргә һәрвакыт сорау булачак. Алар, диплом алгач, беркайчан да Мәшгульлек үзәгенә барып, чиратка басмый. Ел саен  техникумны тәмамлагач, 60  кеше Казан дәүләт аграр университетының өченче курсына укырга керә,  – ди Сарман районының аграр көллияте директоры Зөбәер Әһлетдинов.

 

Югары белем алу  ул – «ак яка» буласың дигән сүз түгел әле. Үз һөнәрләре буенча булмагач, яшьләр теләсә нинди эш сайларга мәҗбүр. «Бертуган энеләрем икесе дә  югары белем алды. Берсе КФУны тәмамлап, Казанда төзелештә эшли. Икенчесе КХТИда  агач эшкәртү буенча укып, капка-коймалар ясый. Авылда  эш талымлап булмый. Кайда акча бар, шунда эшләргә туры килә», – ди авылда яшәүче Гөлшат.

 

Әти-әниләр һәм абитуриентлар өчен киңәшләр

Һөнәр сайлаганда,  баланың  тумыштан  булган сәләтенә, мәктәптә һөнәри осталыкны билгеләүче тест  нәтиҗәләренә  игътибар игътибар бирергә кирәк. Бүген республикада һөнәри белем бирү системасының «яңа йөзе»н булдыру, эшче һөнәрләрне популярлаштыру буенча эш алып барыла. «Ворлдскиллс» хәрәкәте үсеше – бу эшнең мөһим юнәлеше. Мәсәлән, 2019 елда укучылар «Ворлдскиллс» буенча төбәк, илкүләм һәм дөнья чемпионатларында кызыксындырган һөнәр буенча конкурсантларны күзәтә алды. Моннан тыш,  көллият һәм техникумнарда  узган Ачык ишекләр көнендә кызыксындырган сорауларга җавап табу мөмкин. Бу чараларда катнашу һөнәрне аңлап сайларга булыша.

 

Урта һөнәри уку йортларына укырга керү вакыты

 

* 20 июньнән дә соңга калмыйча, көндезге бүлеккә  документлар кабул итү башлана.

*10 августта  иҗади сынаулар таләп итүче белгечлекләргә  гаризалар кабул итү төгәлләнә.

*15 августта  документлар кабул итү туктатыла.

* 25 ноябрьдә калган бюджет урыннарына  документлар кабул итү тәмамлана.

Сәрия Мифтахова

 

 

 


Фикер өстәү