Яшьлекне озайтучы файдалы 5 салат РЕЦЕПТЫ

Урамда – яз әле. Шуңа үзебездә еш кына авитаминоз сизәбез.  Кыш буе ашалган майлы ризыклардан, табигый булмаган тәмләткечләрдән организм “йончыган” чөнки. Бу, әлбәттә, тышкы кыяфәткә дә чыга.  Нишләргә? Ашказаны-эчәкләрдән бөтен “чүп-чар”ны “себереп чыгаручы” “щетка”-салатлар ясап ашарга! Алар организмны файдалы микроэлементлар белән баета, ашкайнатуны һәм матдәләр алмашы процессын яхшырта.  Шул рәвешле йөз-кыяфәт, кәеф-рух та тәртипкә китерелә: тән тиресе матураеп, тигезләнеп кала, күз төпләрендә шешенкелек юкка чыга.

Түбәндәге файдалы салатлар рецептларын тәкъдим итәбез.

1.  Бер үк  күләмдә кыяр һәм редис алып, телемләп (юка гына итеп) турагыз. Бераз гына укроп һәм суган кыягы (ваклап турап) өстәгез. Бер чеметем куркума һәм 2 аш кашыгы майсыз йомшак эремчек салып, болгатыгыз.

2. Салат яфракларын кул белән кисәкләргә өзегез. Шуның өстенә помидор (эрерәк кисәкләргә турап), брынза (шакмаклап турап) һәм кара зәйтүн җимешләре салыгыз. Үсемлек мае бөркеп, кинза яки көнҗет орлыклары (төеп) сибегез.

3.  Чи чөгендер һәм кишерне (бер үк күләмдә алырга) эре тишекле угыч аша уып, бергә болгатыгыз. Шуңа бераз йөзем, күрәгә һәм караҗимеш (юк гына итеп турап – кипкән җимешләрнең барысын да башта кайнар суда тотып алырга кирәк),  бер уч әстерхан чикләвеге (ваклап туралган) өстәгез. Салатка зәйтүн мае, лимон согы, дарчин (корица) һәм төелгән имбир салып болгатыгыз.

4. Кәбестәне ваклап турагыз. Сельдерей һәм петрушка (ваклап турап), бер суган (ярымбоҗра рәвешендә туралган), аз гына шәраб серкәсе һәм җитен мае, бер чеметем гәрчич порошогы кушып болгатыгыз.

5. Шпинат һәм кузгалакны эрерәк итеп турагыз. Тозлы суда пешереп алынган шампиньоннар (эрерәк ите турап – бер порциягә 50 грамм чамасы) өстәгез. Бераз гына кызыл һәм кара борыч сибегез, бер теш сарымсак (изеп)  һәм кефир салып болгатыгыз.

Салатны (бер порциясе чама белән 200-250 грамм булсын) кичен (кичке аш урынына) ашарга тырышыгыз.

Инде бер-ике атнадан соң ук нәтиҗәсен сизәчәксез: гәүдә авырлыгы кими, тән тиресе, чәч, тырнаклар торышы яхшыра башлаячак, кәеф күтәренкелеге, көч-дәрт барлыкка киләчәк. Хәтта хәрәкәтләрегез дә җиңеләеп калачак.

 

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү