Казанда граната шартлаган

Казанда бакчачылык ширкәтендә граната шартлаган булырга мөмкин.

Чыганак мәгълүматлары буенча, гадәттән тыш хәл шәһәрнең Авиатөзелеш районында «Энергетик» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтендә булган. Шартлау аркасында зыян күрүче юк.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгында хәбәр итүләренчә, һәлакәт урынында ашыгыч хезмәт вәкилләре эшли. Алар гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый.

 


Фикер өстәү