«МЧС» Торак комплексы йортларын Татарстан өлешчеләренең хокукларын яклау фонды төзеячәк

Арбитраж суды Казанның Губкин урамындагы «МЧС» торак комрексындагы 2, 3 һәм 4 нче йортларны төзүне Татарстан өлешчеләренең хокукларын яклау фондына тапшыру турында карар чыгарды. Төзелешне тәмамлау юлы белән өлешчеләрнең хокукларын торгызу турындагы карар Федераль Фондның Күзәтүчеләр советында кабул ителде. Участокка һәм объектларга хокуклар теркәлгәннән соң Фонд банкротлыкка чыккан «ФОН» ширкәте урынына йортларны төзүче булачак.

Шуннан соң Фонд йортлар төзелешен төгәлләргә һәм 1100 зыян күргән гражданнарның хокукларын кире кайтара алачак. Биш йорттан торган «МЧС» торак комплексы төзелеше 2008 елда – Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе һәм «ФОН» ҖЧҖ арасында төзелеш буенча инвестиция килешүе төзелгәннән соң башланган иде. 2014 елда төзелеш туктатылды, ә «ФОН» ҖЧҖ банкрот дип танылды. Соңыннан 1 нче һәм 5 нче йортларның дәүләт ярдәме нәтиҗәсендә төзелеп бетте. Хәзерге вакытта биредә төзелеп бетмәгән өч йорт кала. Фонд, төзүче буларак эш итеп, йортларны проектлауны төгәлләячәк, төзелеш эшләренең смета бәясен билгелиячәк һәм объектларны төзеп бетерүне тәэмин итәчәк. Сүз уңаеннан, 2019 елда Татарстанда 1122 өлешче өчен 10 проблемалы объект файдалануга тапшырылды.

Өлешле төзелештә катнашучы гражданнарның хокукларын яклау буенча Татарстан Республикасы фонды 2019 елның 23 октябрендә теркәлгән һәм, федераль бюджет һәм Татарстан Республикасы бюджеты акчаларын җәлеп итеп, «Гражданнарның – өлешле төзелештә катнашучыларның хокукларын яклау фонды» ППК механизмнары аша проблемалы объектларны төзеп бетерүне тәэмин итәчәк.


Фикер өстәү