Галимнәр: кояш коронавирусны 15 минутта үтерә

Кояш нурлары төрле өслекләргә эләккән коронавирусны бик тиз юкка чыгара. АКШның Биологик янауларны анализлау һәм аларга каршы көрәшү буенча илкүләм үзәгендә шулай дип белдерелгән.

Баксаң, галимнәр башта төньяк киңлекнең 40 градус өлешенә хас климат “ясаган” икән. CoViD-19 аркасында иң зур зыян күргән илләр һәм төбәкләрнең нәкъ менә шушы параллельдә урнашканлыгын искә төшерик. Алар арасыннан – Кытай, Италия, Испания, АКШның көньягы һ.б.

Әлеге климат зонасына хас шартларда корыч пластиналар өслегенә SARS-Cov-2 үрнәкләре урнаштырылган. Шул ук вакытта пластиналарның беришендә чир китереп чыгаручы кисәкчекләр ясалма булдырылган төкереккә, ә икенче беришендә –үзләре өчен максималь дәрәҗәдә кулай мохиткә салынган.

Шуннан галимнәр төрле егәрлектәге лампалар яктысында вирусның “нәрсә эшләячәген” тикшереп караган.  Яктылыкны өйлә вакытындагы кояш нурлары егәрлеге дәрәҗәсендә көйләгәндә, коронавирусның төкеректә 7 минуттан да кимрәк вакыт эчендә үлүе ачыкланган. Ә инде иң кулай мохиткә урнаштырылган чир кузгатучы кисәкчекләрнең “җан тәслим кылуы” өчен 14 минуттан аз гына күбрәк вакыт таләп ителүе билгеләнгән. Зәгыйфьрәк ут яктысының да, акрынрак булса да, коронавирусны юкка чыгаруы мәгълүм булган.

Шулай итеп, бу мәгълүматлар кояш яктысының файдалы үзенчәлекләре исемлеген тагын да тулыландырып җибәргән. Мәгълүм булганча, иммунитетны ныгыта торган D витамины чыганагы булып тора ул.


Фикер өстәү