Рөстәм Миңнеханов «ПремиумСтройИнвест» җитәкчелеге белән очрашты

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «ПремиумСтройИнвест» ҖЧҖ җитәкчелеге белән очрашты. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда Казанда күп профильле медицина тернәкләндерү үзәге төзү буенча инвестиция проектын гамәлгә ашыру мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.

Фикер алышуда ТР Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина, «ПремиумСтройИнвест» ҖЧҖ җитәкчелеге вәкилләре һ.б. катнашты.

Шунысын да искәртик: әлеге проект узган елның октябрендә республика Инвестиция советы утырышында хупланган иде.

 


Фикер өстәү