КФУ дөньяның иң шәп университетлары исемлегенә кергән

Казан федераль университеты Бөтендөнья университетлар рейтингы үзәге (CWUR) исемлегендә 1085нче урынга чыккан. Ә инде Россия вузлары арасында 18нче урынны яулаган.
Рейтингка дөньяның 94 иленнән барлыгы 2 мең университет кергән. Россиядән – барлыгы 46 югары уку йорты һәм фәнни институт. Алар арасында Мәскәү дәүләт университеты (гомуми рейтингта – 193нче урында) алдынгылыкка чыккан. Гомуми рейтингта Гарвард университеты беренче урын яулаган.
CWUR исемлеге белем бирүнең сыйфатын, югары уку йортын тәмамлап чыгучыларның хезмәт базарындагы ихтыяҗын һәм фәнни эшчәнлекне бәяли.
Сүз уңаеннан, моңа кадәр Казан федераль университетының икътисады актив төстә үсеп килүче илләрнең университетлары рейтингында (Британиянең Times Higher Education компаниясе төзегән) 134 нче урынга чыгуын искә төшерик.


Фикер өстәү