Табигатьтә ял итәргә җыенганда нинди палатка сайларга?

Һава торышы үзен “ягымлырак” тоткан саен, кешеләр дә табигатькә ял итәргә чыгу җаен эзли башлый. Палатка корып, учак ягып, су буенда балык тотып, төнлә йолдызларга карап ял итүнең үз романтикасы бар. Табигатькә ялга чыкканда нәрсәләргә игътибар итәргә? Нинди палатка сайларга? Шулар турында аңлатабыз.

Нәрсә алырга?

Табигатькә җыенганда азык-төлек һәм яхшы компания турында гына кайгырту җитми. Шырпы, бау, пәке, фонарь, туристик келәм, йокы капчыгын да барлап куярга кирәк. Һава торышы кинәт үзгәреп китсә, махсус плащ, рюкзак, фонарь өчен батарейканы үзегез белән алыгыз. Беренче ярдәм күрсәтү өчен аптечка алырга кирәк. Шул исәптән чиста су һәм чүп-чарны җыю өчен аерым пакетлар алырга да онытмагыз. Урман тирәсендә теләсә нинди агачка зыян салып йөргәнче, учак ягу өчен алдан ук вак-төяк утын әзерләп килергә дә мөмкин. Аллергиясе булганнарга – даруларын, черки һәм башка кортлардан курыкканнарга – махсус мазь, сиптергечләр алырга кирәк.

Палатканың ниндиен сайларга?

Нинди палаткага өстенлек бирүегез, кайда һәм нинди шартларда ял итәргә җыенуыгызга бәйле.

Кемпинг палатка. Бик зур, тәрәзәләре дә булган палатка. Ул 3-4 көн буе бер урында автотуризм белән мавыгучылар өчен уңайлы корылма. Гаилә белән ял итү өчен билгеләнгән. Палатка эчендә басып йөрергә дә мөмкин, ул киңлеккә дә, буйга да озын. Җитешсезлеге: авыр һәм катлаулы җыела, эчендә салкын.

Трекинг палатка. Җәяүле яисә велосипедта сәяхәткә чыгарга уйлыйсыз икән, палатканың бу төрен сайлагыз. Ул кечкенә генә һәм махсус походлар өчен билгеләнгән. Җитешсез ягы: һава торышының “көйсезләнүенә” чыдам түгел.

Андый чакта тау палаткасын(высокогорная) файдаланалар. Үзе җиңел, әмма бик чыдам, тиз җыела. Бер генә җитешсез ягы – кечкенә. Хәтта бер кешегә дә аның эчендә шактый кысырык булачак.

Палатканың өч төре билгеле: җәйге, өч сезонга тәгаенләнгән һәм кышкы (барлык сезоннар өчен). Җәйге палатка кызу һава торышы өчен бик яхшы. Әлеге төр палатка яхшы җилләтелә, тик ул яңгыр, көчле җил вакытында сезне саклап кала алмаячак. Өч сезонга тәгаенләнгән палатканы, исеменнән күренгәнчә, яз, җәй һәм көз айларында файдаланырга мөмкин. Калын материалдан эшләнелә, яңгыр, җилне үткәрми. Кышкы палатканы карлы, көчле җил булган климатик шартларда сәяхәткә чыгучыларга файдалы булыр. Палатканың конструкциясе нык, ул су үткәрми торган материалдан эшләнгән.

Конструкциягә карап, палаткалар бер катлы һәм ике катлы була. Ике катлы палаталарның тагын бер өстенлеге – тамбур булу. Тамбур – палатканың тышкы тенты астындагы өстәмә киңлек. Әйберләрне һәм пычрак аяк киемен саклау өчен хезмәт итә.

Адашсагыз

Ял иткәндә ни булмас, әмма югалып калмаска кирәк.

Юнәлеш табу. Компас булмаган очракта да, каен, нарат кебек агачлар аша ориентирлашырга мөмкин. Бу агачларның кайрысы төньякка караган өлештә караңгырак төстә була. Таш, тау битләре, кыялар да төньякта караңгырак, мүк белән капланган. Җәйге урманда хәрәкәт итү әллә ни авыр түгел. Тирә-юньгә игътибарлы булырга кирәк. Бәлки, кеше эзе булган урыннар күренер. Сукмак, тапталган җирләр юкмы? Елга, машина тавышлары ишетелмиме? Янәшәдә елга булса, яр буенча хәрәкәт итәргә мөмкин.

Учак кабызу. Учак урыны итеп урман аланы, ачык җир сайларга кирәк. Җир юеш булса, агач ботаклары, ташлардан платформа өеп кую хәерле. Учак ягар өчен коры ботаклар гына сайларга кирәк. Иң тиз янып китә торган чимал – чыршы, нарат күркәләре, агач кайрысы, коры үлән, мүк, абага яфрагы, ылыс. Шырпы булса, бик яхшы. Бәлки, көзге кисәгез, линза ише нәрсәләр очрар. Алар кояш нурын фокуска туплау өчен уңайлы. Һичьюгы, ике коры ботакны бер-берсенә ышкып та учак тергезеп җибәрергә мөмкин.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү