Фудшеринг тарафдарлары чүплек ашатканчы кеше ашатырга өнди

Россиядә артык азык-төлекне бушлай таратуга корылган «фудшеринг» дигән юнәлеш популярлаша бара. Ризык эзләүчеләрне һәм таратучыларны социаль челтәрләр берләштерә. «ВТ» исрафтан дәва эзләүчеләр  белән сөйләште.

Ризыкны… чүплектән коткарыгыз

Эко-блогер Анна Тятте чүп-чарны аерым җыя, пластиктан баш тарткан, туклану рәвешен дә үзгәрткән. Фудшеринг сүзе дә аңа чит түгел.

− «Эшсез» яткан ризыкларымны барладым. Он, үзем әзерләгән сохари, киптерелгән алмалар, анар җимеше сиробы, берәр шешә сөт һәм йогырт – җыя торгач җыелды тагын. «ВКонтакте»да фудшеринг белән шөгыльләнүче төркемгә игълан куйдым. Адресымны күрсәттем. Ярты сәгать дигәндә 15ләп хат килде! Иң беренче мөрәҗәгать иткән кызга бер пакет азык-төлек биреп җибәрдем, − дип сөйләде ул. – Бик пөхтә, сөйкемле генә кыз иде ул. Азык-төлек сорый дигәч тә, барысы да сукбай хәленә төшкән кешеләр түгел бит алар. Шунысы гаҗәп: теләсә нинди ризыкны алып китәләр! Чүп чиләгенә генә китмәсен ул! Үзләре пешергән камыр ризыкларын да өләшүчеләр күп.

Үзен «Польша фриганы» дип таныштырган әңгәмәдәшебез (сүз уңаеннан, фриганнар турында «ВТ»да мәкалә басылып чыккан иде. Алар – чүплектә казынып, аннан азык-төлек һәм башка кирәк-яраклар табып, шулар хисабына яшәүчеләр. Шулай ук исрафлыкка каршы чыгалар. – Ред.) Европа илендәге чүплекләрдә казынып, үзен һәм хатынын көндәлек азык-төлек белән тәэмин итеп тора.

– Сукбай түгел  мин, бушлай кулга төшереп булган нәрсәләргә акча сарыф итмим, шул гына. Кибет чүплекләреннән алма, авокадо, банан, руккола алып кайтканым бар. Шулардан салат ясап ашыйбыз. Шулай чүплектә казынып, аена якынча 40–50 доллар акчаны янда калдырырга була икән дип исәпләп чыгардым. Елына 480–600 доллар кесәдә калачак. Чүплектән адымнарны исәпли торган беләзек тә табып кайтканым булды, – дип табышлары белән мактанды ул.

Социаль челтәрләрдә Татарстандагы фудшерингка бәйле төркемнәргә дә юлыктык. Шундыйларның берсе – Чаллыда. Төркемне оештыручылар төп максат итеп «ризыкны чүплектән коткару»ны куя. Бу төркем дә ашарга өләшергә һәм сорарга мөмкин. Геркулес боткасы, бер килограмм бәрәңге, ике килограмм алма, әзер ашлар, винегрет, кәбестә пирогы – кем генә һәм нәрсә генә тәкъдим итмиләр! Халык арасында теге яки бу ризык өчен чын ярыш бара. Казандагы төркем Чаллыныкына караганда тынычрак. Җиләк кайнатмасы, бал, макарон, ярмалар таратучылар күп. Шулай ук «кыен тормыш хәлендә калдык, кем булдыра ала, азык-төлек белән булышыгыз» дигән эчтәлектәге хатлар да бихисап. Ризыктан кала кием-салым, гигиена кирәк-яраклары, хәтта йорт хайваннарын өләшүчеләр дә очрый. «ВТ» хәбәрчесе дә төркемнәрнең берсендә ике пакет хатын-кызлар киеменә иясе табылмасмы дип, игълан куеп калдырды.

Исраф кына булмасын

Ел саен ил халкы 17 млн тонна ризыкны чүп чиләгенә ташлый. Татарстанда 300 меңләп тонна азык-төлек калдыклары чүплеккә ыргытыла. Кибет киштәләрендәге куллану вакыты чыккан ризыкларны ничек итеп һәм кая урнаштыру каралган соң? Аларны чүплеккә ташлаганчы, мохтаҗларга, һич югы хайваннарга тарату дөресрәк түгелме?

Рестораннарда, ашханәләрдә һәм супермаркетларда артык ризык белән эш итүгә бәйле «Кулланучылар хокукларын яклау», «Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы» һәм «Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге» турындагы законнар гамәлдә.

Таләп Закон
Теләсә нинди әзер ризыкта, десертта куллану вакыты күрсәтелергә тиеш.

 

Кулланучылар хокукларын яклау,

5 маддә, 4 пункт

Куллану вакыты беткәч, ризык яраксыз дип санала һәм аны гамәлгә ашырырга ярамый. Гамәлгә ашыру дигәндә аны сату гына түгел, теләсә кемгә бушлай таратуны да исәпкә алырга кирәк. Азык-төлекнең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, 3 маддә, 2 пункт
Азык калдыкларын кафе янындагы чүплекләргә чыгарып ташлау тыела. Аларны кагыйдәләр буенча утильләштерергә кирәк, ә моның өчен утильләштерүгә лицензиясе булган компания белән килешү төзелергә тиеш. Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеге, 22 маддә

Куллану вакыты чыккан азык-төлекне сату яисә бушлай тарату өчен җәзасы да бар.

Җәза Закон
Кафе, ресторан, ашханә 5 меңнән 50 мең сумга кадәр штраф яисә

90 көнгә эшчәнлекне туктату

Административ кодексның 6.6 маддәсе
Кибет һәм супермаркет 1 меңнән 30 мең сумга кадәр штраф Административ кодексның

14.15 маддәсе

Барысына да (әгәр дә куллану вакыты чыккан ризыкны ашап, кеше агуланса яисә үлсә) 300 мең сумнан башлап штраф, 10 елга иректән мәхрүм итү Җинаять кодексының 238 маддәсе

Башкалада теләсә нинди калдыкларны юк итү белән шөгыльләнүче махсус оешмалар бар. Шуларның бәяләре белән кызыксындык. Берсендә азык-төлек калдыкларын 1 килосын 45 сумнан кабул итәләр. Вакыты чыккан ризыкларны исә – 38 сумга. Тагын берсе яраксыз ризыкларны 2500 сумнан утильләштерә (1 тонна).

Белгечләр ни ди?

Психолог Чулпан Нигъмәтҗановадан фудшеринг, исрафлыкка каршы тору һәм кешенең артык азык-төлек җыю гадәте үзенчәлекләре турында сораштык:

– Әле күптән түгел генә гипермаркетта йөрдем. Анда да барысын да психология күзлегеннән чыгып бәяләргә яратам. Соңгы арада шуңа игътибар иттем: маркетологлар кеше аңына визуаль-психологик алымнар белән шәп итеп йогынты ясый. Кеше кибеткә керү белән иң элек андагы чисталыкка, пөхтәлеккә, яктылыкка игътибар итә бит. Шуны күреп үзеннән-үзе кирәкмәгән товарларны җыеп чыгарга мөмкинбез. Бәясенә карап торыш юк. Аннан хәзер күп кенә курсларда белгечләр: «Син нидер телисең икән, аны алырга тиешсең. Үзеңә акча жәлләмә!» – дип өйрәтә. Бу да кешегә тәэсир итә. Фудшеринг дигәндә, иң элек аның чит илдә барлыкка килүен билгеләп үтәр идем. Европа халкы бу юнәлешкә әйләнә-тирәгә зыян ясамау, экологияне саклау максатыннан кереп китте. Ә Россиядә аңа күбесенчә хәерчелек һәм ачлык аркасында кушылалар. Күпләрнең Бөек Ватан сугышында ачлык кичергән әби-бабалары исән, алар моның ни икәнен белә. Бу кешегә аң дәрәҗәсендә йогынты ясый. Фудшерингны мин файдалы юнәлеш дип саныйм. Үзем дә шуңа игътибар иткән бар: елдан-ел әйберләрнең бәһасе кими, киемне, ризыкны, суны да кадерли белмибез. Әйләнә-тирәдәге муллыкны шулай тиеш дип кабул итәбез. Ул юкка чыкса гына кадере артачак. Фудшеринг әнә шул кыйммәтләрне кире кайтарырга ярдәм итәр, бүлешергә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтер иде, – дип аңлатты белгеч.

Эколог Наил Назаров та бу күренешне хуплавын әйтте. «Ризыкны исраф итү экологик проблемаларның берсе булып тора, бу күренеш тагын да күбрәк куллану калдыкларын барлыкка китерә. Куллану вакыты чыккан товарлар һәм ризыклар туры чүплекләргә ташлана. Анда бу органик масса череп һавага, сулыкларга һәм туфракка бик күп зарарлы матдәләр бүлеп чыгара. Шулай ук, вакыты чыккан ризыкның чүплеккә эләгүе чүп полигоннарына төрле синантроп кошларны һәм җәнлекләрне җәлеп итә. Ә бу, үз чиратында, хайваннарның табигый таралышын һәм үз-үзләрен тотышын үзгәртә», – диде белгеч.

Наил Назаров куллану вакыты чыгып бара торган ризыкларны чүпкә ташламыйча гына ни рәвешле юк итү ысулларын да тәкъдим итте. «Европа илләрендә, әйтик шул ук Алмания һәм Франциядә, күп кибетләр куллану вакыты чыгарга бер тәүлек калган ризыкларны зур ташлама белән саталар яки  бушка бирәләр. Бу, минемчә, дөрес күренеш. Бездә дә мондый системаны куллану бик файдалы булыр иде. Шулай ук, вакыты чыккан ризыкларны, аларның химик  составына карап, авыл хуҗалыгы хайваннары өчен биологик өстәмәләр (биодобавки) һәм комбикормнар җитештерүдә кулланырга мөмкин. Бу мондый ризыкны икенчел эшкәртү һәм куллануның бик кулай юлы булыр иде. Моның өчен барлык фәнни шартлар да бар», – дигән фикердә ул.

Табигатьтә хайваннар һәм үсемлекләр генә кирәгеннән артык бернинди ресурсларны кулланмый. Кешегә генә хас инде бу, нишлисең бит. Күз туя, тамак туймый, диләрме әле?

– Безгә табигатьтән үрнәк алырга кирәк. Әйтик, үзеңнең туклану рационын организмның ихтыяҗларына туры китереп төзү, натураль ризык төрләрен генә ашау, кондитер ризыкларны һәм фастфудларны чикләү, углевод, май, аксымнар балансын саклау  да җитә бит, – ди Наил Назаров.

Диндә  исраф кылу турында мондый юллар бар: «Ашагыз, эчегез, ләкин исраф итмәгез, чынбарлыкта Ул исраф итүчеләрне сөйми» («Әл-Әгъраф» сүрәсе, 31 аять). Шулай ук «Бәни Исраил» сүрәсендә: «Тиешсез урынга малны исраф итүчеләр, әлбәттә, шайтан кардәшләредер, шайтан Раббысына кәфер булды», – диелә.

БЕЛЕШМӘ

  • Фудшеринг Германиядә барлыкка килә. Ашарга яраклы ризыкны саклап калу максатыннан тыш, аның әле социаль функциясе дә бар. Бу – аз керемле гаиләләргә ярдәм итү.
  • Фудшерингның берничә төре билгеле. Россиядә C2C-фудшеринг үсеш алган – бу кешеләр арасында бушлай ризык тарату. B2C-фудшеринг дигәне оешмаларның бушлай азык-төлек таратуыннан гыйбарәт.

САН

  • Дөньяда елына 1,6 миллиард тонна азык ташлыйлар. Ыргытылган ашамлыкның 40 проценты – куллануга яраклы.  Ташланган продукция бәясе 1,3 триллион доллар белән бәяләнә.

КИҢӘШ

  • Ризыкны «коткару» ысуллары күп һәм гади. Иң элек суыткычыгызны тәртипкә китерегез. Иң беренче чиратта ашалырга тиешле азык-төлек өчен аерым тартма булдырыгыз.
  • Кибеткә кергәч тә, «соңрак ашармын әле» дип алданып, куллану вакыты озаграк булган ризыкларга үрелмәгез, ә, киресенчә, бүген-иртәгә вакыты чыга торганны алыгыз. Мондый очракта сез сатып алган товарны һичшиксез кулланачаксыз.
  • Яшелчәләрне кабыгыннан чистартканда пычак түгел, тимер губка кулланырга була. Шул рәвешле азрак калдык чыгачак, азрак яшелчә сарыф ителәчәк. Сөт ризыкларының куллану вакыты чыккан икән, аларны камыр ясаганда файдаланырга мөмкин. Суынган макарон, боткаларны, бәрәңге боламыгын запеканка өчен тотарга була. Ризык әзерләгәндә йомырка сарысы гына кирәк икән, агын туңдыргычка кую зыян итмәс. Калдык ризыкларны хайваннарга ашатыгыз.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү