Ирләргә зәркәнче булып эшләргә ярыймы?

Бүген техникумнарда зәркәнче белгечлегенә өйрәтәләр. Ирләргә алтын балдаклар кияргә ярамый дип ишеткәнем бар. Киләчәктә зәркәнче буласым килә. Алга таба үз эшеңне дә ачарга мөмкин. Бу һөнәрне сайласам, гөнаһ булмасмы икән?

Алмаз. Теләче

Тимур Камаев, Казандагы «Ирек» мәчете имам-хатыйбы:

– Ирләргә алтын әйбер кию тыела. Әмма эш мәсьәләсендә чикләү юк. Зәркәнче булып эшләргә ярый. Әгәр сәүдә хәләл юл белән алып барыла икән, бу тыелган әйбер булып саналмый.


Фикер өстәү