Якынымның каберен карамаган өчен миңа җавап бирергә туры килерме?

 – Мин 30–40 ел элек рус милләтеннән булган күрше әбине  ул кушканча җирләдем. Фатиры миңа калды. Шуннан соң бер генә мәртәбә дә зиратка барганым булмады. Күптән түгел, Сухая река ягында урнашкан зиратка күршемнең каберен эзләп бардым. Таш куймаган идем. Шуңа күрә таба алмадым. Зираттагы дәфтәрдәге исемлектә дә юк. Инде үземә 85 яшь тула, теге дөньяга барасы бар бит. Каберен карамаган өчен миңа җавап бирергә туры килерме? Гөнаһмы бу?

Тәнзилә Яруллина. Казан

Рөстәм Ясәвиев, Казандагы «Рәхмәтулла» мәчете имамы-хатыйбы:

–  Әгәр бу сорауны бирүче апа мәрхүмәне җирләүне оештырган, әйтик, каберен казыткан, җирләткән икән, иншалла, бурычы үтәлгән дип беләбез. Килешүдә зиратта һәйкәл, таш кую яки башка вазыйфалар  булмаган икән, зыян булмас.

Казанның кайбер зиратларында  урын бетү сәбәпле, ничәдер ел узгач, иске каберләр өстенә күмү гадәте бар. Бәлкем, ул яңа кабергә әйләнгәндер. Бу очрак өчен артык борчылырга кирәкми, дип уйлыйм.


Фикер өстәү