Без ни өчен түләргә тиеш?

Мин 30 ел Чаллыда яшәдем. Өч ел элек туган нигеземә кайттым. Безнең авылда көнкүреш чүбен алып китү буенча элек «Экосервис» оешмасы хезмәт күрсәтте. Машина бер тапкыр йорт янына килеп карамаса да, чүпне алып китмәсә дә, өйдәгеләр әлеге хезмәт өчен акча түләп килгәннәр. Ниһаять, бу эшкә чик куярга булдым. Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингуловны бу хакта кисәттем. Ул миңа машинаның йорт янына килә алмавын юл юклык белән аңлатты. Имеш, юеш, пычрак булганда йөри алмый. Тик машина коры көннәрдә дә килми бит. Дөрес, безнең урамга асфальт түшәлмәгән. Әмма машиналар йөрерлек әле юлыбыз. Һәрхәлдә, башка машиналар батып калмый.
Быел гыйнвар аеннан авылга «Гринта» оешмасы хезмәт күрсәтә башлады. Июнь аенда перерасчет ясап, 1557 сум түләргә дип, счет китерделәр. Хезмәт күрсәтелмәгәч, без аны ни өчен түләргә тиеш?
Безнең йорт – авыл кырыенда. Чүпне алып китүче булмагач, рөхсәт ителмәсә дә, вак-төяген яндырырга мәҗбүрбез. Былтыр төзелеш алып барган идек, акча түләп, махсус тракторга заказ бирдем. Төяп җибәрдек. Бакча артында язын ташу белән килгән бөтен авыл чүбе әле дә ята. Яндырыр идек, кибеп җитмәгән. Югыйсә, су буйларын авыл җирлеге карарга тиештер бит инде. Интернеттан эзләнеп, «Гринта» оешмасына чыгып карадым. Анда күрсәтелгән телефон номерларына җавап бирмиләр.

Әлфинур Әхсәнова. Чирмешән, Иске Үтәмеш

Рәфис Мингулов, Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы:
– Көнкүреш чүбен чыгару эшенә турыдан-туры без җавап бирмибез. Әмма авыл халкына ярдәм итүдән баш тартканыбыз юк. Килеп чыккан проблемаларны хәл итәргә тырышабыз. Элек буш, кешесез торган йортлар көнкүреш чүбен чыгару буенча акча түләр өчен исемлеккә кертмәгән булсалар, хәзер алар да исәптә. Хәтта яннарына машина килә алмаганнары да. Бу Россия Федерациясе хөкүмәте 2011 елның 6 маенда кабул иткән 354 нче карарның 148 нче пунктында күрсәтелгән. Ә Әхсәновлар йортының беркайчан да буш торганы юк. Ике кеше пропискада. Чыннан да, бу йорт – авыл кырыенда. Яңгырлар булганда, машина төшеп йөри алмаска да мөмкин. Коры көннәрдә чүпне алып китүдән баш тартканнардыр дип уйламыйм. «Гринта» оешмасының машинасы һәр атнаның шимбә көнендә урам буйлап капка төпләренә чыгарып куйган чүпне җыеп йөри. Авыл халкыннан ризасызлык ишеткәнем юк, шул исәптән, Әхсәновларның күршеләреннән дә. Әлфинур ханымның да бу проблема хакында, җирле үзидарәгә килеп, җитди итеп сөйләшкәне юк. Тавышланып йөреп кенә проблеманы хәл итеп булмый. Закон буенча көнкүреш чүбен яндырырга ярамый. Ә инеш буе аларның бакчаларыннан 20-30 метр ераклыкта. Ташу вакытында чүпрәкләр, төрле чүпләр агачка эленеп кала торгандыр инде. Хәзер анда чиста. Без Әлфинур ханымнан ул җирләрне чистартуын сораганыбыз юк. Бәлки, пычрак көннәрдә Әлфинур ханым чүбен өскәрәк, машина керә ала торган җиргә илтеп куя алыр. Күршеләре ничектер бу вазгыятьтән чыгу юлын тапканнар бит.
Редакциядән. Минемчә, Рәфис әфәнде белән Әлфинур ханымга уртак тел табарга да, шимбә көнне килгән машина хуҗасына мөрәҗәгать итәргә кирәк. Әхсәновлар йортына кадәр ник бармауларын алардан да яхшырак аңлатучы булмас, мөгаен. Ә йорт милкең булып санала икән, түләргә барыбер туры киләчәк. Хәтта бер бөртек чүбең булмаса да, ул йортта яшәмәсәң дә. Закон шулай куша чөнки. Татарстан Тарифлар буенча дәүләт комитетында, республика буенча сораулар күп, бу мәсьәлә каралачак, дип җавап бирделәр.


Фикер өстәү