«Завуч инвалидлыгы булган оныгымның мәктәптә укуына каршы»

Тагын сезгә язам инде. Минем оныгым авырый, инвалидлыгы бар. Төскә-биткә  чирле булуы сизелми, мәктәптә укыйсы килә. Узган ел беренче сыйныфта укый башлаган иде, завуч үгетләгәч, әти-әнисе өйдә укытуга күчерде. Баланың мәктәпкә йөреп укыйсы килә, кулыбызда комиссия тарафыннан бирелгән белешмә дә бар. Гомуми мәктәптә белем алырга ярый, диелгән. Әмма укытучысы да, мәктәп завучы да каршы, өйдә укытуда калырга үгетлиләр. Безгә нишләргә икән?

Рузалия Зәкиева. Казан

Юрист Разил Билданов:

– Мондый очракта, беренчедән, баланың теләгенә, хәленә карарга кирәк. Әгәр дә мәктәптә укыйсы килә икән, башка балалар арасында үзен яхшы хис итсә, әти-әниләре бу мәктәпкә гариза язып, психологик-медик-педагогик комиссия узсыннар. Әлеге комиссиянең карарын кулга алырга кирәк. Әгәр дә андый карарда балага мәктәптә укырга ярый дип күрсәтелгән икән, мәктәп моңа каршы чыга алмый. Сезнең очракта, әгәр дә мәктәп администрациясе каршы чыга икән, бу хакта язма рәвештә аңлатма бирсеннәр. Ул документ белән прокуратурага, яисә Рособрнадзорга мөрәҗәгать итә аласыз. Алар, үз чиратында тикшерү оештырып, нәтиҗә чыгаралар.


Фикер өстәү