Республикада яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяләгән

Республикада яшәүчеләрнең 80 проценттан артыгы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр торышын уңай бәяләгән. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов социологик тикшеренүләр нәтиҗәсе белән уртаклашты. Бу хакта ул Татарстан Президенты каршындагы милләтара һәм конфессияара мөнәсәбәтләр, Мәгариф һәм фән советларының 2021 елда республикада Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына әзерлек һәм аны уздыру буенча оештыру комитетының берләштерелгән утырышы барышында әйтте.

— Алар бер-берләренә каршы килми, ә тулыландыра. Бу — хакимият органнарының һәм киң җәмәгатьчелекнең бергәләп тырышып эшләве нәтиҗәсе, — диде Рөстәм Миңнеханов.


Фикер өстәү