Татарстанда коронавирустан үлүчеләр саны артмаган

Федераль регистр мәгълүматлары буенча Татарстанда барлыгы 3720 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән (10 июньгә караган мәгълүмат буенча).

Бу саннарны Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова җиткерде.

— Федераль регистрда 3720 авыру очрагы теркәлде. 2767 кеше савыккан. Коронавируслы сырхаулар өчен республикада 4728 койка-урын бар. Авырудан үлүчеләр саны — 10 кеше, — диде ул.


Фикер өстәү