Татарстанда боз явудан зыян күрүчеләр бар

Бу көннәрдә телефонга МЧСтан көн дә боз, көчле яңгырлар турында кисәтүләр килә. Урынсыз түгел икән. Кайдадыр көн аяз, җылы, матур булса, кайдадыр җылы яңгырлар явып үтсә, кичә республиканың берничә районында көчле боз яуган.

Балтач, Арча, Әтнә, Биектау районнарында боз явуы турында социаль челтәрләрдә хәбәрләр һәм видеолар бар. Бу видео безгә Чистай районындагы укучыбыздан килеп иреште.
Зыян килгән бакчалар, яшелчә, чәчәкләр, куйган хезмәт бик кызганыч, әлбәттә. Зуррак афәтләр була күрмәсен дияргә генә кала. Алдагы көндә, әнә, Әтнә районында давыл да булып, теплицаларга,  түбәләрне каерган.


Фикер өстәү