Мин табигать яклы! Экология турында кайгырту сәламәтлеккә файдалы

Сәламәтлек үзебездән башлана.  Әйләнә-тирә мохитнең нинди булуы, нәрсә сулавыбыз да күпмедер дәрәҗәдә үзебездән тора. Экология турында кайгыртуның зур чыгымнар таләп итмәвен, кайвакыт акчаны янда калдырырга да булышуын аңлап бетермибез әле.  Кибеткә чүпрәк букча белән йөрүдән файда нинди? Пластикны юып, икенчел эшкәртүгә тапшыру нәрсә бирә? Кешенең үзенә дә, табигатькә дә азмы-күпме файда китерерлек гадәтләрен «ВТ» хәбәрчесе дә барлады.

 Юам, киптерәм, тапшырам

Экологик вазгыятькә битараф булмаганнар, хәлне үзгәртергә теләп, һәркемнең кулыннан килгән гади алымнарны алга сөрә: әйберләрне аңлы куллану, икенчел эшкәртү һәм «ноль калдыклар» принцибы популярлык җыя.

Һәр яңалык – күптән онытылган искелек, диләрме? Әйберләрне аңлы куллану да кичә-бүген генә пәйда булган күренеш түгел. Исегезгә төшерегез: Советлар Союзында яшәүчеләр полиэтилен пакетларны юып, киптергән, аны яңадан кулланган; киемнәрне ямап, кабат кигән; кибеткә чүпрәк букча белән йөргәннәр; шешә һәм макулатура тапшырганнар. Рәхәттән шулай итмәгәннәр, билгеле. Әмма хәзерге заман кешеләре дә алардан күп нәрсәгә өйрәнә алыр иде.  Әкренләп өйрәнеп килә дә.

«Чүп җыеп ятасың, Плюшкинга әйләнәсең инде!» Казаннан Айгөл Абдрахмановага бу сүзләрне еш ишетергә туры килгән. Үзгә гадәте бар: пластик савытларны юа, киптерә, җыя да соңыннан гына махсус урынга алып барып ташлый ул. Экологик тормыш рәвешенә күчүенә блогер Ләйлә Леронның йогынтысы зур булган.

– 2016 елларда ук пластиксыз тормыш алып бару турында сөйли, кызыксына һәм моңа омтыла идем. Ләйлә белән ныграк аралашкач, барысы да үзгәрде, чынлап торып аңлау барлыкка килде. Пластикның табигатькә зыяны хакында уйландым, – дип сөйләде Айгөл. – Ләйлә бер атналык марафон оештырды. Максаты – атна дәвамында мөмкин кадәр азрак пластик куллану һәм бөтенләй кулланмаска омтылу. Кибеткә кергәч тә, пластиксыз, полиэтиленсыз бернәрсә дә таба алмыйча, кире борылып чыгып киткән чаклар булды.

Хәзер Айгөл кибеткә үз букчасы белән йөри, яшелчә, җиләк-җимешне махсус тегелгән капчыкларга салып үлчи, каһвәханәдә эчемлекне дә үз стаканына салдырырга тырыша. «Яшермим: кофены кайчак пластик стакан белән дә алып чыгып китәм. Әмма моның да файдасын таптым: ел буе җыям да, авылга алып кайтып, шуңа үсенте утыртабыз. Теплицага чыгарганда, төбен кисәбез дә, җиргә шул килеш утыртып куябыз. Аның бит күпмедер өлеше кәгазьдән, димәк,  таркалачак», – ди әңгәмәдәшебез.

Билгеле, полиэтилен, пластик савытларга төрелгән товар алмыйча булмый. Кулланылган пластик савытларны исә ул махсус урынга барып тапшыра. «Карап торышка сәер күренеш. Савыт-саба юганда пакетны, пластик әйберләрне юасың, киптерәсең… Аның менә шул ягы гына кыен. «Миңа кирәкме бу?» – дип тә уйлыйсың. Аннары көндәлек гадәткә әйләнә», – ди Айгөл.

Пыяладан котылу җаен да тапкан: «Безнең өй янында бер абый гел пыяла савытлар җыя. Аның белән килештек. Мин җыйган савытларны бер урында калдырам, ул шуннан килеп ала, пыяла шешә тапшыра торган урынга алып китә». Реклама кәгазьләрен, газеталарны исә авылга алып кайтып яндыра.

Аксубайдан Айназ Сөләйманова да авылда бер атна шундый яшәү рәвеше алып барып караган. Кыен түгел икән, хәтта үзе өчен яңалык та ачкан.

– Экологик чиста яшәү рәвеше темасы миңа шундый якын. Бер атналык тәҗрибәм вакытында 20 кг макулатура җыйдым, полиэтилен пакет урынына тукымадан кечкенә букчалар тектем, чишмәгә пластик шешә белән түгел, көянтә күтәреп бардым, – ди Айназ. – Көн дәвамында никадәр пластик кулланганны аңлар өчен бер көн ансыз яшәү дә җитә. Яшәп була, зыян күргән табигатьне генә торгызып булмаячак.

Кешенеке дә ярап куя

Узган гасырның 50 – 70 нче елларын искә алсак, авыллар буйлап ат җиккән арбага ияреп чүпрәкчеләр йөргән. Өйдәге бөтен кирәкмәгән чүпрәк-чапракны, бәрәңге бакчасында, тиреслектә яткан сөякләрне, мичтә калган көлне дә «чүпрәкче абый»га бирә идек дип сөйли ул заман шаһитлары. Кабул итүченең бу чор өчен дефицит булган кунычлы галошы, һинд чәе кебек товарлары, сагыз, сыбызгы, кармак кебек вак-төяге булган.

Уйлап карасаң, бу чүпрәкчеләр  икенче чимал эшкәртү чылбырында төп кешеләрнең берсе булып торган бит. Алар киндер чүпрәк-чапрак, кәгазь, бау ише нәрсәләрне – кәгазь, сөякләрне җилем һәм ашлама җитештерү урыннарына тапшырган, шешә һәм шешә бөкеләрен су заводларына озаткан, йон чүпрәкләрне туку фабрикаларына эшкәртү өчен биргән. Хәзер мондый эшне махсус чүп контейнерлары, затлы кибетләрдә барлыкка килгән кием-салым җыю урыннары башкара.

Кием дигәннән, хәзер сайлау мөмкинлеге бик зур. Бер ай элек алган итәкне икенче тапкыр кимәүчеләр дә бар. Киресенчә эшләүчеләр дә юк түгел.

Язучы Радмила Хакова ел башында ук социаль челтәрләрдә: «2020 елда кием-салым сатып алмаячакмын. Баш тартам», – дип язып чыккан иде. Яңа кием-салым сатып алмыйча гына да матур күренергә мөмкин, моның өчен сэконд-хенд дигән сату нокталары бар. Кеше кигәнне кияргә һәм үзе кулланган киемнәрне башкаларга бирүдән чирканмаганнарга – бер дигән вариант. Радмила үзе, шактый кыйммәтле һәм брендлы саналган кием-салымны да шундый урыннардан табам, диде.

Наил НАЗАРОВ, эколог, КФУ мөгаллиме:

– Күпләр, экологик яшәүгә модага иярү, кылану дип карый. Әйе, күпчелек шундый тенденциягә ияреп китәргә мөмкин. Ләкин алар арасында моңа аңлы рәвештә килүчеләр дә бар. Бу – кылану түгел, ә әйләнә-тирә мохитне саклап калуга өлеш кертү. Әлбәттә, бер кеше генә берникадәр дәрәҗәдә пластиктан баш тарта, аны икенчел эшкәртүгә китереп бирә икән – бу табигатькә өлеш кертү дигәндә зур сан түгел кебек. Әмма андыйлар күбәйгән саен, җәмгыятькә дә яхшырак. 20 – 30 ел элек  пластиксыз яшәгәннәр бит әле. Европа илләрен карасак, анда әкренләп пластик куллануны хокукый яктан да чикли башладылар. Эколог буларак фикер йөртсәм дә, тормышта гади кулланучы буларак пластигын да, башкасын да кулланам. Чүпрәк букча белән йөрергә дә тырышабыз, әмма ул кайчак онытылып кала, йә алган товарың сыеп бетми. Күп кенә кибетләрдә пакетларны бушка бирү бар. Аларны таратуны чикләү дә берәр нинди нәтиҗә бирер, кеше өйдән килгәндә үк үзенең пакеты белән килер иде дип уйлыйм. Җәмәгать транспортыннан чыккач, билетны чүп чиләгенә ташлау да экологик үзаңны үстерүдә бер этәргеч булыр иде. Үзеңнең кулыңнан килә торганны гына башкарырга кирәк. Өмә форматларын бик хуплыйм. Балаларыма да экологик тәрбия бирергә тырышам. Һич югы, табигатькә чыксак, үсемлекләрнең, хайваннарның әйләнә-тирәдәге ролен, әһәмиятен булса да сөйлим, чүпне кайда ташларга ярый, ә кайда юк – шуны аңлатам.

САН

Дөньяда һәр ел саен 330 миллион тонна пластик җитештерелә, шуның 5 проценты гына кабат эшкәртелә. Полиэтилен, пластик 400дән 1000 елга кадәр таркалмыйча җир өстендә ята. Ул зыянлы канцерогеннар бүлеп чыгара. Һәр минут саен бөтен дөнья буйлап 1 миллионга якын пластик шешә сатып алына.

1950 еллардан башлап планетада 8,3 млрд тоннадан артык пластик җитештерелгән. Вазгыять үзгәрмәсә, 2050 елга кадәр бу сан 34 млрдка җитәчәк: океанда балыкка караганда пластик чүп-чар күбрәк булачак, димәк.

Ике ай эчендә Казанда махсус фандоматлар ярдәмендә 158,5 мең пластик шешә һәм 23,5 мең алюминий банка җыелган.

КИҢӘШ

«Кибеттә ничек полиэтилен пакетсыз йөреп булсын?!» – дибез. Мисал өчен, кибеткә экосумка – шоппер белән барырга мөмкин. Хәзер аларның нинди генә төрләре юк. Үткән гасырда калган «авоська»ларны (чүпрәк яисә үрелгән букча) да куллану ярап куя. Крафт-кәгазьдән ясалган пакетлар зыянсыз гына түгел, матур да әле. Табигый тукымалардан махсус капчыклар тегәргә була. Ипи, сыр, яшелчә, җиләк-җимешне салып йөрү өчен бер дигән. Юып, кабат-кабат кулланырга мөмкин.

Яшелчә, җиләк-җимеш алганда, алдан ук полиэтиленга төрелгәннәренә түгел, киштәләрдә тартма белән торганнарына игътибар бирегез, пакетсыз гына үлчәтегез. Ипинең дә пакетка төрелмәгәнен алыгыз.

Пластик тәмәке кабызгыч (зажигалка) урынына – шырпыдан, пластик кыргыч урынына күп тапкыр кулланыла торган лезвиелесен файдаланыгыз.

Савыт-саба юганда – махсус юу машиналары кулланырга, кер юу машинасын бер-ике кием өчен генә кабызмаска, агып торган краннарны вакытында төзәтергә – болар да артык су кулланмау, экологик яшәү рәвешенә китерә һәм су өчен килгән исәп кәгазендәге саннарны да киметә.

Ашалмый калып ташланган ризык та экологиягә зыян китерә ала. Әгәр азык-төлекне чүп чиләгенә «озату» гадәткә әйләнә башлый икән, кибеткә барыр алдыннан күпме азык сатып алырга кирәклеген чамалап бару зыян итмәс. Күп очракта ашаганга караганда күбрәк азык-төлек сатып алына.

Кулланылган батареяларны җыеп барыгыз һәм махсус урынга тапшырыгыз.

Чулпан Гарифуллина


Мин табигать яклы! Экология турында кайгырту сәламәтлеккә файдалы” язмасына фикерләр

  1. Ни гаҗәп, хәзер Җир-анабызда гына түгел, якын-тирәдәге космоста да чүп-чар бик тиз туплана: зурлыгы буенча аш кашыгыннан эрерәк «мусор»ның чуты-саны юк. Вагракларын исәпкә алу бөтенләй мөмкин түгел. Озак вакыт үтмәс, космосны чүп-чардан чистартучы хезмәткрләр дә эш башларлар.

Фикер өстәү