«Беренче җиләкне ел да үзем табам»

Мамадыш районының Түбән Яке авылында яшәүче Нуретдин Шиһапов ел саен иң беренчеләрдән булып үзе генә белгән җирдән җиләк таба. Быел да тау башларын әйләнеп кайтам дип чыга да,каен җиләгенә тап була.


— Авылда беренче булып җиләк тапмасам,күңелем кителә. Ел саен гаиләмә иң беренче җиләк ашатам. Оныклар сөенә, — ди ул. — Әтием дә табигать нигьмәтләре җыярга хирыс иде. Җиләген дә, гөмбәсен, чикләвен дә җыя иде. Бу миңа да йоккан, күрәсең.
Җиләк дигәндә, Түбән Яке авылы халкының йөрәге урыныннан кузгала. Бу чор алар өчен кышка запас әзерләү генә түгел, акча эшләү вакыты да. Нуретдин абый да шулай ди.
— Тагын берәр атнадан каенныкы пешә инде, җир җиләге әле соңрак өлгерер,- ди ул.


Фикер өстәү