Рамил Шәмсетдиновның әтисе улын табиблар ничек мыскыл итүе хакында сөйләгән

Рамил Шәмсетдиновның әтисе — Сәлим улының Сербский исемендәге Мәскәү үзәгендә түбәнсетелгәне хакында хәбәр итте. Рамил анда психиатрия экспертизасы уза.

— Мәскәүнең Сербский исемендәге институтында суд психология-психиатрия экспертизасы узган вакытта Рамил институт хезмәткәрләре тарафыннан начар һәм киеренке мөнәсәбәт тойган. Экспертлар һәм институт мөдире улымның кешелек дәрәҗәсен мәсхәрәләде һәм түбәнсетте. Шуңа бәйле рәвештә, адвокатларның әлеге экспертиза нәтиҗәләренең объективлыгына шикләре туды,-дип сөйләгән Сәлим Шәмсетдинов URA.RU басамсына.

 


Фикер өстәү