Шәһәрдән авылга күченеп кайткан Роза һәм Рифат Хөснетдиновлар: «Өлкәнәйгәч, шәһәрнең яме китә, эшсезлектән тилмерә башлыйсың»

«Авылны менә шундый гаиләләр яшәтә дә инде. Бөтен кеше дә, шәһәргә чыгып китеп, туган нигезләренә кире әйләнеп кайтмаса, авылда җимерек, ташландык йортлар гына калыр иде». Апас районының Иске Йомралы авылында яшәүче Роза һәм Рифат Хөснетдиновлар турында авылдашлары әнә шулай ди.
Хөснетдиновларның да яшьлек еллары кайнап торган Казанда узган. Хезмәт иткән елларының күпчелеге «Теплоконтроль» заводына бәйле. Шушы авылда туып үскән Рифат абый мастер, бригадир булып эшләгән. Роза апа ресторанда пешекче булган.

– Эшебезне намус белән башкардык. Пенсиягә чыккач та, хуҗаларның җибәрәсе килмәде әле, – ди гаилә башлыгы. – Чөнки яшьләргә зур хезмәт хаклары алып эшләргә кирәк. Ә без эшләп өйрәнгән инде. Лаеклы ялда да сигез ел эшләдем әле. Заводта куелган норманы да тиешеннән арттырып үтәдек. Эшләгәнне күрделәр, әлбәттә. Кырын караш сизгәнебез булмады. Дөрес, сәламәтлек тә таушалды. Аяклар, билләр авырта хәзер.

Рифат абый, туган авылына кайтып, акрын гына йорт, каралты-кураларны төзекләндерергә тотына. Шулай сигез елга якын Казан белән Иске Йомралы авылы арасын таптый әле.
– Төп нигез бик таушалган, ишелгән иде инде. Акрынлап барысын да тәртипкә китердек. Йортны яңарттык. Каралты-кураларны төзекләндердек. Уңайлы йорт, каралган бакчаларны күргәч, үзебезнең дә күңелләр күтәрелде. Шуннан соң бөтенләйгә яшәргә дип, авылга кайттык. Роза да пенсиягә чыгып, эшеннән туктады. Шәһәргә китәсебез дә килми хәзер, – ди ул.

Ирле-хатынлы Хөснетдиновлар эштә генә түгел, йорт, ишегалларында бер дә тик тора торган кешеләргә охшамаган. Роза апаның тәрәзә төбе саен матур гөлләре шау чәчәктә утыра. Бакчаларының һәр җире үзгә бер тәртип, пөхтәлек белән эшләнгән.
– Шәһәр – шәһәр инде. Беркайчан да авылга җитми. Яшь чагында анда яшәү рәхәт, күңелле, әлбәттә. Яхшы эшең булып, лаеклы хезмәт хакы алып эшләсәң, абруең да, тормышың да матур була. Ә менә өлкәнәйгәч, шәһәрнең яме китә. Эшсезлектән тилмерә башлыйсың. Җан авылга, җиргә тарта, – ди Рифат абый.
– Авыл менә шундый гаиләләр хисабына яши инде, – дип сүзгә кушыла безнең сөйләшүне тыңлап торган авылдашлары Данис Мифтахов. – Туган нигезләренең тәрәзәләрен кадаклап китсәләр дә, берни әйтеп булмас иде… Алар турында мин авылдашларга да: «Авылны саклап калучылар», – дип гел әйтә киләм. Соңгы елларда гына да Үзбәкстаннан – дүрт, Ленинградтан бер гаилә кайтты.

– Дөресен генә әйткәндә, авылга кайтуны мин башладым, – дип елмая Рифат абый, серле генә итеп. – Үзем акрынлап каралты-кураларны төзекләндерүгә керешкәч, дусларымны да авылга чакырдым. Башта хатыннары үпкәләгән дә төсле иде. «Ник чакырасың? Ник кирәк инде бу?» – дип әйтүчеләре дә булды. Тик хәзер кайтып урнашып, йорт-җирләрен ныгыткач, матурлагач, үзләре дә сөенеп туя алмый. Шәһәргә дә китәселәре килми. Шулай бергә-бергә аралашып яшибез авылдашлар белән.

Зөһрә Садыйкова

Илдар Мөхәммәтҗанов фотолары


Фикер өстәү