Аттестат алырга барган җирдә вафат булган кызның дусты: «Мин сине беркайчан да онытмаячакмын!»

Бүген, 17 июньдә, Башкортстанда 15 яшьлек кызны соңгы юлга озаталар. Ул кичә Иглин районында фаҗигале төстә вафат булган.

«КП – Уфа» хәбәр иткәнчә, кичә «Рено Логан» машинасын йөртүче 37 яшьлек сәрхүш ир кеше, идарәне югалтып, зур тизлектә бер төркем яшьләр өстенә машина белән менгән. Кызганыч,
авыр тән җәрәхәтләре алган кыз һәлакәт урынында ук җан биргән. Ул көнне яшьләрнең мәктәпкә аттестат алырга барулары булган.

Бүген кызны озатырга туганнары, дуслары, якыннары җыелган. Өйләдән соң кызны мөселман зиратына җирләячәкләр.

«Хуш, кызчыгым! Мин сине беркайчан да онытмаячакмын! — дип язган аның турында дус кызы.

 


Аттестат алырга барган җирдә вафат булган кызның дусты: «Мин сине беркайчан да онытмаячакмын!»” язмасына фикерләр

  1. Авып туфрагы жинел, урыны жэннэттэ булсын. Туганнарына Аллах тэгалэ сабырлыклар бирсен инде ???

Фикер өстәү