8 бала әнисе Эльвира: «Дәүләт биргәнне көтмибез»

Арча районының Түбән Пошалым авылында яшәүче Зиннәтуллиннар гаиләсе башка бик күпләргә үрнәк булып тора. Алар урамында шундый рәхәт – олырак кешеләр балачагына кайтып килә. Бер өйдә сигез бала үсүен күрү күңелне күтәрә. Эльвира белән Илнар исә моның кадәр бала үстерербез дип уйлап та карамаган.

– Хыялда бер ятимне бәхетле итү теләге бар иде. Үз йортыбыз булгач, бәлки, бала алырбыз, дип яшәдек, – ди Эльвира. – Без төп йортта, каенана-каенатам, Илнарның бабасы белән бергә яшәдек. Бер-бер артлы өч балабыз туды. Бабабызга Арчадан фатир биргәч, әти белән әни өйләрен безгә калдырып, шунда күченде.
2014 елда алар Казанга ятимнәр йортына килә. 1 айлык кызга әни кирәк икән. Җитмәсә, сабый нәкъ үзләре инде. Эльвира елап ук җибәрә. Кызны алып кайтып китәләр. Бер ай узгач, районның опека бүлегеннән шалтыраталар:
– Биш яшьлек кызга әни эзлибез. Аласыгыз килмиме?
Гаиләнең кечкенә сабый янында бөтерелгән вакытлары. Иң матур, рәхәт хисләргә күмелгән чаклары. Ике дә уйламыйча, Самира янына Камиләне алып кайталар. Өч айдан исә телевизордан үзләре бер сабыйны күреп ала. Кечкенә Ревальгә ул чакта өч ай була.
– Мин Самира белән Ревальне игезәкләр кебек үстердем, – ди Эльвира. – Баштарак кыен булмас дисәм дә, авыр вакытлар булгалады. Әмма олы балаларым булышты. Ирем гел янәшәмдә иде. Булачак әти-әниләр мәктәбендә укыгач, без ятим сабыйлар белән ничек сөйләшәсен, аларны гаиләгә алгач, нинди кыенлыклар туасын белә идек. Шуңа да бар нәрсәгә әзер тордык. Кечкенәләр белән бар да җайлы булды. Ә менә 8 яшьлек Эдуардны алып кайткач, бераз гына «тир түгәргә» туры килде. Сабыйның кешеләргә ышанычы юк иде. Ул беркемгә дә ышанмады. Туганнарын да якын китермәде. Күңелен яулар өчен 2 ел кирәк булды. Хәзер алардан да тату туганнар юк. Берсе өчен икенчесе өзелеп тора.
Дүрт сабыйны үз гаиләләренә алгач, Зиннәтуллиннарның тагын бер балалары туа. Өйләрен бала саны арткан саен зурайта баралар. Сабыйларның һәркайсы түгәрәккә йөри. Барысының яраткан спорт төре бар икән. Эдуард көрәшергә өйрәнгән. Бәйгеләрдә алдынгы урыннарны яулый ди. Кызлар йөзәргә ярата. Әниләре аларны Арчага үзе йөртә. Тик менә машиналары гына кечкенә – барысы да бергә сыймыйлар икән.
– Без дәүләттән ярдәм сорарга яратмыйбыз. Шуңа үзебез тырышабыз. Аллага шөкер, өебез дә зурайды. Балалар да сөендереп тора. Бөтен эшне бергә башкарабыз. Әле менә бәрәңге бакчасында эшләп кердек. Мине иң сөендергәне – бер-берсен аеру юк. Ирем дә, мин дә аларны тигез күрәм. Бар теләгем – гаиләдә хөрмәт булу, туганлык хисләре иде, – ди хуҗабикә. – Теләкләрем чынга ашты. Балалар олыны – олы, кечене кече итә. Иң мөһиме – олы кешегә хөрмәт бар. Әби-бабай да бик кадерле. Без исә сабыйларның үз-үзен тотышына карыйбыз да сөенәбез. Димәк, тырышлык бушка китмәгән. Инде киләчәктә дә йөзгә кызыллык китермәсеннәр иде дип теләп торам. Ана догалары кабул буласын беләм мин.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү