Гөлфәрүз Вәлиулина : «Әнине төрмәгә алып киткәндә өйдә биш бала һәм сукыр бабай калды»

Яшел Үзәндә гомер итүче 81 яшьлек Гөлфәрүз Вәлиулина әнә шулай, ди. 5 яшендә ятимнәр йортына эләгеп, аннан кире өенә кайтуга насыйп булса да, ул анда үткән елларны әле дә йөрәгендә саклый. Хәзер инде Гөлфәрүз әбиНурлат балалар йортына кунакка йөри. Андагылар аны дәү әни дип каршы ала.

– Әткәйне сугышка алганда, без әнкәй белән биш бала калдык. Өйдә 80не узган сукыр бабай да бар иде. Миңа ул чакта 5 яшь тирәсе генә булса да, бөтен нәрсәне хәтерлим, – дип сөйли Гөлфәрүз әби.
Әтиләре сугышка киткәч, әниләре амбарга каравылга эшкә чыга. Алар ике кеше эшлиләр. Берзаман авылга тикшерү килеп төшә. Башта ындыр табагына керәләр. Шунда юл буе чәчелеп барган бодай күреп алалар. Иң элек Гөлфәрүзләр өенә тикшерү керә. Берни тапмагач, икенче авылдашларына китәләр. Анда мич башына кибергә таратылган бодай да табыла, капчыклар да буш булмый. АвылдашларыВәлиуллинаныкы да миндә, икегә бүлеп киптерәбез ди. Шушы сүз биш бала язмышын хәл итә. Әниләре Һәдия апаны төрмәгә утырталар. Алар ятимлек ачысын әнә шушы вакытта татый да инде.
– Бер абыем, ике апам бабай белән өйдә калды. Тагын бер абыйны алдан, мине соңрак ятимнәр йортына илттеләр. Атка утыртып алып барганнарын хәтерлим. Тау менеп, тау төшәсе генә икән дип исемдә калган иде. Соры бинага килеп эләгү рәхәт булмады. Бик еладым. Яңа гына килгән балалар күп иде. Мин татарча сөйләшәм. Андагылар берни аңламый. Абыем андадыр дисәм, ул авырып киткән, хастаханәгә салганнар икән. Тәрәзәдән чыгып качып, өйгә кайтасым килде, – дип искә ала Гөлфәрүз апа.
Ятимнәр йортындагы балалар күлмәгеңдәге сәдәфне бирсәң, без сине тәрәзәдән төшерәбез, качарсың, диләр. Гөлфәрүз апа ышана– нәни куллары белән тырыша-тырыша сәдәфен өзеп бирә. Ә алар алдап кына әйткәннәр – сәдәф уйнарга кирәк икән! Шулай итеп елый-елый ияләнергә туры килә.
– Өйдә биш бала һәм сукыр бабай булгач, әнине төрмәдән алдан чыгарырга тиеш булалар. Мәскәүдән килгән комиссия дә белешмә китерсәң, кайтарабыз, ди. Тик җитәкчелек моны эшләми. Алып килгән белешмәсен дә кырыйга гына куялар. Әмма әни безнең хакка алдан кайту бәхетенә ирешә. Иң беренче эш итеп ул ятимнәр йортына килде. Ул бәхетле көн мәңге онытылмас. Мин әнинең кочагына барып сарылдым.Тик китәм дигәндә генә, безне җибәрмәделәр. Ятимнәр йотындагыларның мәктәпкә әзерләп, киендереп җибәрәселәре килде. Риза булдык, – ди ул.
Гөлфәрүз апаның әнисе тимер юлда эшли. Кызы да әнисе артыннан иярә. Тавышы матур булгач, радиода да эшләп ала. Күп еллар вокзалларда поезд килү-китүне аның тавышы белән ишеттерәләр. Кияүгә чыгып, биш ел яшәгәч, ике кызы белән беренче иреннән аерылга. Аннан сыйныфташы Равил белән кушыла.
– Язмышка язылган тәкъдирем булгандыр, — ди хәзер. — Бергә укыганда Равилгә игътибар да итми идем. Гаилә коргач, аннан да яхшы кеше булмасын аңладым. Ике кызымны балам дип үстерде. Алар да әти дип өзелеп тора. Уртак улыбыз туды. Бик рәхәт итеп яшибез. Бер-беребезне аңлыйбыз. Балачакта күргән авыр хәсрәтләр, яшьлектәге хаталар онытылды инде. Иң мөһиме – картлыгым бәхетле.
Үзе яшәгән ятимнәр йортын 1960 елда эзләп таба һәм әлегә кадәр барып йөри. Ә андагы сабыйлар аны түземсезлек белән көтеп тора икән.
– Ятимлекнең бер көне дә – ел кадәр. Элек әнине сагынып елаулар әле дә төшләремә керә. Без бу йортка әнине төрмәгә утырткач эләктек. Монда калсак, нишләрбез дип курка идем, – ди Гөлфәрүз апа. – Ә хәзер балаларын ташлап калдырып китәләр. Сугышлар да юк, ятимнәр күп. Үз балаңны ничек калдырып була икән соң ул? Шуңа да мин ятимнәр йортындагы сабыйларга бар назымны, җылымны бирергә тырышам. Ташламагыз балаларыгызны, әниләр!

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү