«Аларны күрсәм, күңелем болгана, йортларына таба аяк та атламаячакмын»

Бу вакыйганы туган тиешле мөхтәрәм кешебез Саимә апа сөйләде. Мин елый-елый тыңладым. Бабайның бертуган энесе Әгъләм бабай (без аны “яшь бабай”, дип йөртә идек) сугышка киткәч, озак та үтмәстән гаиләсенә “хәбәрсез югалды”, дигән хат килеп төшкән. Кайгы-хәсрәтнең иге-чиге булмый, әлбәттә. Шулай бер көнне Әнүзә әби (“Яшь бабай”ның хатыны була инде) кич кырын аш-су әзерләп йөргән вакытта боларның ишек алдына шинельле бер ир-ат килеп керә. Моны хуҗабикә дә, өйдәге бала-чага да шәйләп ала, Әнүзә әби куркуга төшә, балаларына: “Качыгыз”, – дип әмер бирә. Шинельле ишекне шакып-шакып карый да, бикле икәнлегенә төшенгәч, тарткаларга-типкәләргә тотына.

-Кем ул? Ни кирәк? – дип сорап куя Әнүзә апа.

-Бу мин – Әгъләм, – ди шинельле.

-Юк, кертмим, – ди әби. – Әгъләм вафат инде, хәбәре килде.

Шинельле исә ялварыпмы-ялвара:

-Ач зинһар, Әнүзә, мин бит синең Әгъләмең.

Әнүзә әби, шинельлегә шактый ук сораулар яудыра һәм ирен тавышыннан таный. “Яшь бабай”ның пленнан кайтып килеше икән. Шатлыкның иге-чиге булмый, балалар әтиләрен сырып ала. Хәзинәдә булганынча, өстәл әзерләнә. Әби дә, бабай да елый да елый. Еламаслык мени?! Шатлыгы да хәсрәте дә бергә йөри  шул: Әгъләм бабайның әсирлектә булуы, байтак вакытлар артыннан сөйрәлеп йөри – бармак белән төртеп күрсәтүчеләр дә, сүз җиткерүчеләр дә булгалый. Әмма, Ходай шөкер, бабаебыз бирешмәде, җиңүдә аның да өлеше барлыгына куанып гомер итте.

Крестьянның бай булуы гаепме?

Әтинең әтисе Бәдретдин кулаклар исемлегендә булган. Көннәрдән бер көнне, төнге караңгылык тәмам хуҗа булгач бик каты итеп Бәдретдин бабайларның тәрәзәсен шакыйлар. Бу хәлне көткән булалар инде алар. Нәсимә әби (әтинең әнисе) ишек ачарга дип киткәч, Бәдретдин бабай тәрәзәдән сикерә. Шунда, аны эзләп килүчеләр тозагына эләккән булса кирәк инде.

Бабай юкка чыга. Йорт-җирен дә тартып алганнар. Әлеге коточкыч хәлләрне, әтиебез хәтерендә яңарта башласа, тыела алмый яшь түгә иде. Алар – әти, Арәф абый, Наҗия апа, Сәхау абый яшь бабайларның идән астына җир казып, шунда яши башлыйлар. Салам түшәп шунда йоклаганнар. Бу юлларны язуы да, күз алдына китерүе дә бик авыр. Ходай Тәгалә адәм баласына түземлек, сабырлыкны кызганмаган, шуны гына ассызыклый алам.

Әлбәттә, кулак ярлыгы тагылган Бәдретдин  бабайны үзебезнең як кешеләре алып киткән. Әтиебез әйтүенчә, соңрак аларның кем икәнлеге дә ачыкланган. “Аларны күрсәм минем косасым килә, йортларына таба аяк та атламаячакмын”, – дия иде әти.

Тора-бара әтинең ерак бер туганы Сәрвәр әби җир асты куышында – землянкада гомер итүчеләрне үзләренә яшәргә ала. Тормыш, кулак балалары дигән төрле мәсхәрәләүләргә карамастан, әкрен генә үз эзенә төшә бара. Кемнәндер үч алу, ямьсез кыланышларның эзе – әсәре дә булмый. Бик тырышып белем алалар, тәртипле булып үсәләр. Иң беренче өлкән бала – әти өйләнә, әмма, әлеге дә баягы, торырга урыннары гына булмый. Шулай да тырышлык үзенекен итә. Яшь пар, ниһаять, үзенә йорт җиткерә. Бераздан Наҗия да авылдашыбыз белән гаилә корып җибәрә.

Әбине киеменнән таныдылар

Ул гел халкыбызга хас милли киемнән иде. Алъяпкычын япкан, ап-ак күлмәктән, күлмәге бәби итәкле, яулыгын матур итеп бәйли. Чиста, пөхтә, бик мөлаем кеше иде ул. Гомумән, ачулана белмидер кебек тоела иде ул миңа. Чыны да шулай иде. Әнигә дә шул сыйфатлар күчкән иде.

Бабай миңа бәхет юрады

Бабай тормыш алып барырга әти-әнигә киңәше белән дә, эше белән дә гел булышып яшәде. Ул шактый ук авырып киткәч әни, мине югары очта яшәүче бабайларга алып менгән. Бабай шунда бик нык шатланган да, мине күкрәгенә салырга кушкан. Шунда бабай: “Бу баланы башка кешегә күрсәтмәгез, күз тияр”, – дигән. Мине кысып кочаклаган да: “Син бик бәхетле булырсың, балам”, дигән. Мин иде үсә төшкәч тә ул шул сүзләрне кабатлый иде.

Әби милли киемнәре белән үзенә җәлеп итеп торса, бабай сакалы белән бик мөлаем иде. Кыска гына, бик чиста сакал йөртә иде ул. Хәзергеләрнең сакалы җиргә тия диярлек, бетләсәләр дә беленерлек түгел. Язуымча, әбинең дә киеме күз явыңны алырлык иде, хәзерге кебек итәге белән идән себереп йөрмәде инде ул. Әби мәрхүм: “Тиз хаста, тиз үлем”, – дияргә ярата иде. Ике көн авыртты да, өченче көнне бакыйлыкка да күчте.

Бабайның юравы рас килде. Мин бик бәхетле.

Әни зарланырга яратмады

Әмма гыйбрәт итеп сөйләгән вакыйгалары булды. Каенанасы – Нәсимә әби дөм сукыр булган. Аны тәрбияләгән, караган. Берәү булса, нигә кирәк миңа бу сукыр карчык, дияр иде. Юк, әнигә мәрхәмәтлелекне Ходай Тәгалә өеп-өеп биргән иде. Әни кемнедер яманлауны, гайбәт сөйләүне дә яды. Безгә шул яктан да үрнәк иде.

Әти кызурак кеше иде. Эше шуны таләп итте булса кирәк. Ул заготовитель-әзерләүче булганлыктан бездән кеше өзелмәде, аларның таләпләре дә төрлечә булгандыр инде. Конвейер кызулык таләп иткәндер. Кызурак характерлы булса да түзде, әти, берәүне дә рәнҗетмәде, авыр сүз дә әйтмәде.

Бездә сандык тулы акча иде. Төркем-төркем булып акчага киләләр иде. Әти акчаның исәп-хисабын  белми иде дә кебек, барысы да әни җаваплылыгында булды. Акчалы булучылар, бигрәк тә күрше авыллардан килгән чуваш халкы, әнине кочаклап, рәхмәтләрен җиткерәләр иде.

Бездә тормыш гөрләп торды. Күңелсезләнергә, төшенкелеккә бирелергә һич мөмкин түгел иде. Без менә шуның белән дә бәхетле. Бәхет үзебезнең янәшәбездә иде. Аны әби-бабайлар, әти-әни тудырды.

Резедә Хөсәенова.

Буа-Казан


Фикер өстәү