Газетага язылу

Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган яшь иҗатчылар бәйгесе узды

Яшь каләмчеләр эзләү генә түгел, туган як җылысын тою да бу. Мамадыш районының Түбән Яке авылында мәрхүм Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган яшь иҗатчылар бәйгесенең тарту көче елдан-ел арта бара. Хезмәттәшебез, журналист Гөлгенә Шиһапова 15 ел элек оештыра башлаган әлеге чарада быел 200 гә якын яшь каләмче катнашты.

Мамадышта Мансур Шиһапов истәлегенә багышланган яшь иҗатчылар бәйгесе узды

Авыл болынында авылдашлары белән җыелудан башланган чара бүген инде бөтенләй башка югарылык алды. Анда Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә укучылар катнаша. Әйтик, быел 200 гә якын яшь каләмче үз осталыгын сынап караган. Аларны 68 укытучы әзерләгән. Бүләкләү тантанасына ел саен укучылар остазлары белән бергәләп килә.

Быел Гран-при иясе булып Дүсмәт авылы кызы Нәфисә Шәяхмәтова танылды. Быел ул 11 нче сыйныфны тәмамлый. Теләге – табиб булу.

– Шигырь язучылар өчен әлеге бәйге – үзе бер мәйдан. Кулга каләм аласы килә башлый. Әйтер сүзебез бар. Арабыздан шагыйрьләр дә чыгар. Шунысы гына үкенечле: башка катнашып булмый шул инде, – диде икенче ел инде алдынгылыкны бирмәүче Нәфисә.

Ильгина Гыйльманова Актаныш районыннан килгән. Бәйгедә өченче мәртәбә катнашуы. СВОга бәйле язмаларын тәкъдим иткән ул.

– Махсус хәрби операция темасына күп укыйм. Безнең Чалманарат авылыннан да анда катнашучылар бар. Мин күрше Илдар абый Хөснияров турында яздым. Ул безгә гел ярдәм итте. Кызганыч, бүген арабызда юк инде. Күңелдә матур гамәлләре белән истә калачак, – ди 8 нче сыйныф укучысы Ильгина.

Татар телен яхшы белгән, үткен каләмле яшьләр татар журналистикасына аеруча кирәк. КФУ мөгаллимнәре әлеге бәйгегә талантлар эзләргә килә. Доцент Ләйлә Сабирова яшьләрне журналист булырга чакырды.

– Быел татар журналистикасына 25 бюджет урыны бүлеп бирелде. Бу – могҗиза. Соңгы берничә елда бездә уку түләүлегә генә калган иде. Укырга керергә теләүчеләр өчен рус теле һәм әдәбиятыннан БДИ бирү кирәк. Моннан тыш, иҗади имтихан да бар, – диде ул. – Безгә килегез!

КФУ мөгаллимнәре әлеге чараның укытучылар абруен күтәрергә ярдәм итүен дә ассызыклады. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларына өмет баглауларын да әйттеләр. «Сез безнең журналистика өчен саф татарча белгән балалар тәрбиялисез», – диде алар.

Бәйгене оештыручы Гөлгенә Шиһапова әйтүенчә, авыл мәктәпләрендә балалар саны кимү бәйгенең киләчәгенә бәйле икеләнүләр дә уяткан.

– Катнашучылар саны тора-бара кимер инде, дип борчылган идем. Алай булып чыкмады. Алар елдан-ел арта гына. Әтине искә алып, бергә укыган сабакташлары да килә. Алар да, мондый чараны туктатырга ярамый, диләр. Әтинең рухы шат булсын өчен, аны сагынып искә алу һәм үзеңнең дә кеше булып калуың кирәк, – диде ул. – Бәйге авылым өчен мөһим. Якемне танытасым килә. Матур клубы, мәктәбе бар.

Мамадыш районы башлыгы Вадим Никитин да сүзне авылны, телне саклау, тәрбия темасына дәвам иттерде. Үзе язган шигырен дә сөйләп күрсәтте.

– Каләм тотып, үз фикерләрен, күңел чагылышын кәгазьгә төшерүче яшь буынга рәхмәт. Кечкенәдән үк бии, җырлый яки шигырь яза белгән, сәнгатькә, иҗатка гашыйк кешенең күңелендә начарлыкка урын юк, – диде ул. – Без киләчәк буынны шушы рухта тәрбияләргә тиеш. Әлеге чарага балалар сөенеп килә. Бүген укучылар СВОдагы солдатларга хатлар яза. Бу элемтә күңелләренә җылылык бирә.

Бу бәйге яшьләрнең хыялларына канат куяр. Барысы да каләм ияләре булып бетмәс, әмма телнең тәмен белгән, татарча фикерли торган яшьләрнең кайсы өлкәдә дә артыгы булмас.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре